Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Гәрәй Рәхим (Г.В. Родионов) исемендәге «Идел буе халыкларының тарихи һәм мәдәни әхлакый кыйммәтләре» төбәкара фәнни-тикшеренү конференциясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. (ФОТО)
Чарада Гәрәй Рәхимнең хатыны Диләрә Родионова, ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе баш киңәшчесе Дмитрий Шипков, Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Альберт Әхмәтов, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, филология фәннәре докторы, РФ һәм ТР атказанган фән эшлеклесе, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Хатыйп Миңнегулов, шагыйрь, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Рәдиф Гатауллин, галим, филология фәннәре кандидаты Николай Максимов, ТР керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе, Я.Е. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова, тарих фәннәре кандидаты Аркадий Фокин, шагыйрә, Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театры директоры Луиза Шарова катнашты.
«Гәрәй Рәхим исемендәге фәнни-тикшеренү конференциясе узган елны шәһәр күләмендә, быел төбәкара күләмендә узды. Узган ел Гәрәй Рәхим шушы сәхнәдән эчтәлекле, мәгънәле чыгыш ясаган булса, кызганыч, быел бу чара аннан башка уза. Шунысы сөендерә, конференциядә катнашучылар саны артты. Укытучыларның һәм тәрбиячеләрнең актив катнашуы хөрмәткә лаек», — дип чыгыш ясады Альберт Әхмәтов.
«Узган ел Гәрәй Рәхимнең юбилее безнең Дуслык йортында узуына бик горурланган идем. Ул чакта чара аеруча да җылы атмосферада узды, биредә татар һәм керәшен халкының зыялылары, танылган шәхесләре җыелган иде. Гәрәй Рәхим һәрчак безнең якын дустыбыз булып калачак. Шушындый матур, зур чаралар булганда, әйдәгез аларны Дуслык йортында уздырырга тырышыйк, горурланырлык шәхесләребезне бергәләп танытыйк», — диде Ирек Шәрипов.
Бүләкләү тантанасында конференциядә җиңү яулаган укытучылар һәм тәрбиячеләр, укучылар үзләре иҗат иткән шигырьләрне укыдылар, ТР Халык артисткасы Галина Казанцева җитәкчелегендәге «Айбагыр» керәшен ансамбле чыгыш ясады.
Оештыручылар сүзләренчә, быел конференциягә 6 секция буенча Татарстан, Башкортостан, Чувашия, Оренбург өлкәсе, Якутиядән 190нан артык эш килгән, шуларның 116сы финалга үткән. Аларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге