Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Гарәп илләреннән килгән студентларны Татарстан белән таныштырдылар

Гарәп илләреннән килгән студентларны Татарстан белән таныштырдылар

admin 23.11.2015

(23 ноябрь, 2015 ел) Татарстан халыклары Дуслык Йортында халыкара студентлар көненә багышланган кичә үтте. Бирегә Гарәп илләреннән килгән беренче курс студентларын чакырдылар. Аларны Татарстан халыкларының гореф-гадәтләре һәм тарихы белән таныштырдылар. (ФОТО)

IMG_3253

Кунаклар истәлек өчен республиканың мәдәни үзенчәлеген һәм яшьләр өчен яңа булган җәмгыятьтә үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен яктырткан махсус брошюралар алдылар.

“Татарстанга яңа гына килгән студентларның тиз арада Татарстан яшьләренең күпмилләтле хәрәкәтенә кушылуларын һәм ияләшүләрен телибез. Шулай ук мондый чараларны без экстремизмга һәм терроризмга каршы тору программасы кысаларында оештырабыз”, — дип сөйләде гарәп студентлары Союзы рәисе Абдулрахман Ба Бораик

IMG_3241

Икенче көнне студентлар Казан буйлап экскурсиягә чыктылар һәм меңеллык күпмилләтле Татарстан башкаласының тарихы турында күбрәк белделәр.

Русалина Гайнатулина,
Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57