Казан Башкарма комитеты бинасының зур киңәшмәләр залында “Гәүһәр” проектының дүртенче сезонына старт бирелде. Мәктәп директорлары, бакча мөдирләре һәм остазлар катнашында узган җыелышны Казан шәһәре Мэры урынбасары Гүзәл Сәгыйтова үткәрде.

“Әлеге проект беренче чиратта туган телебезне саклауга, үстерүгә юнәлтелгән. Шуңа да «Гәүһәр»дә бию, җыр, сүз сәнгате, уен коралларында уйнарга өйрәтү дәресләренең татар телендә узуы мөһим шарт булып тора. Елдан-ел катнашучылар саны артуы, мәктәп-бакчаларның һәр сезонны көтеп алуы бу башлангычның әһәмиятен тагын бер кат дәлилли”, – диде Гүзәл Сәгыйтова.

Иcкәртеп узыйк, «Гәүһәр» проекты Казан мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында 2022нче елдан башлап үткәрелеп килә. Дүрт ай дәвамында Казанның 20 балалар бакчасында һәм 46 мәктәбендә балалар татар биюе хәрәкәтләренә, сөйләм осталыгына, татар милли уен коралларында уйнарга һәм җырларга өйрәнә. Барлык дәресләр дә татар телендә уза. Балалар белән танылган сәхнә артистлары, җырчылар, актерлар, биючеләр, музыкантлар, дикторлар шөгыльләнә. Быел, яңалык буларак, курчак театры юнәлеше дә өстәлә. Дәресләрнең нәтиҗәсен киләсе елның февраль аенда узачак «Гәүһәр» балалар фестивалендә күреп булачак.

Татар мәдәниятен һәм татар телен популярлаштыру, туган телгә кызыксыну уяту, балаларны сәнгатькә якынайту максаты белән уздырылучы әлеге проект Казан Мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла.
