Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Гөлнара Гыймаева: «Идел буе халыклары биюләре — үзенә күрә бер колорит»

Гөлнара Гыймаева: «Идел буе халыклары биюләре — үзенә күрә бер колорит»

admin 29.01.2017

(29 гыйнвар, 2017 ел) 3 февраль көнне Татарстан халыклары Дуслыгы Йортында «Алтын» хореография студия-мәктәбенә 3 ел тулу уңаеннан зур концерт оештырыла. Студия-мәктәпнең җитәкчесе — танылган хореограф Гөлнара Гыймаева.

Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты каршындагы «Алтын» хореография студия-мәктәбендә шөгыльләнүче һәр бала өчен бию — хоббидан да мөһимрәк нәрсә.

IMG_7316

Үз эшен ныклап ятаркан кеше генә балаларны бию сәнгатенә шулай гашыйк иттерә ала. Гөлнара Гыймаева — үз эшенең остасы һәм чын фанаты.

гимаева

 «Ансамбльне оештыру идеясе күптән туган иде. Ләкин бу адымны ясарга мин озак кына тәвәкәлли алмыйча йөрдем», — дип сөйли коллектив җитәкчесе.

Бер вакыйга этәрә аны: Татарстан халыклары Дуслыгы Йортындагы «Сакартвелло» грузин биюе ансамбле һәм «Оценба» кавказ биюе ансамбле җитәкчесе Тея Пертая Гөлнарага халык биюләрен өйрәтү белән шөгыльләнергә тәкъдим итә.

Беренче дәрескә бары 5 кыз бала килә: иң кечкенәсенә 5 яшь, ә иң олысына 12 яшь. Бер группада төрле яшьтәге балалар белән шөгыльләнү авыр була. 3 айдан соң коллектив 15 кешегә тула. Җитәкченең күңеле төшә.

«Бер дә бирешәсе килмәде. Шуңа күрә көчемне җыеп, балалар бакчалары, җәмәгать учреждениеләре буенча йөрдем, игълан элдем. Шулай итеп балалар килә башлады, һәм ике группа җыелды», — ди Гөлнара Гыймаева.

Бүгенге көндә «Алтын»да шөгыльләнергә теләүчеләр шундый күп, хәтта сайлап алу конкурсы оештырырга мөмкин. Коллектив шәһәр һәм республика бәйрәмнәрендә чыгыш ясап үз исемен аклады. Мисалга, Чебоксарда үткән «Радуга танца» конкурсында «Алтын» ике тапкыр беренче урынны яулады.

Хәзер ансамбльдә 4 тән һ2 яшькә кадәрге балалар бии. Алар халык-сәхнә биюләрен һәм Идел буе халыклары биюләрен башкаралар.

Ирешкән уңышларыгызның сере нидә, дигн сорауга барысы бергә: «Без тырыш, без үз эшебезнең фанатлары», дип әйтәләр. Гулнара Гыймаева — усал педагог, әмма барлык кызлар да аны бик яраталар.

Алда — яңа биюләр, яңа бию мәйданнары, яңа образ һәм костюмнар. Бер тапкыр югары сәнгатькә аяк баскан балалар биюгә карата мәхәббәтне хәрвакыт йөрәк түрләрендә саклаячаклар.

Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Халык санын алуга әзерлек башланды
Далее: Татарстан халыклары Дуслыгы Йортында Төрекмәнстан президентын сайлаячаклар

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57