Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Гомәр Бәшировның тууына 115 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә була

Гомәр Бәшировның тууына 115 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә була

admin 12.01.2016

(12 гыйнвар, 2016 ел) 15 гыйнвар кичендә сәгать 5тә Татарстан Язучылар берлегенең Г. Тукай клубында (Казан ш., Мөштәри ур., 14) татар әдәбияты классигы Гомәр Бәшировның тууына 115 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә уздырыла.

Bashirov3

Анда Гомәр аганың варислары, мәшһүр прозаикның иҗатына мөкиббән китап сөючеләр, әдәбиятыбызның һәм сәнгатебезнең күренекле шәхесләре катнашып, олуг язучы хакындагы хатирәләре белән уртаклашачаклар. Милли кичәдә әдипнең әсәрләреннән өзекләр, җырлар яңгыраячак.

“Намус”ка тугрылык. Татар әдәбиятына Бөек Ватан сугышы каһарманнарының хәрби һәм шәхси язмышларын югары сәнгать дәрәҗәсендә тасвирлаган очерклары белән килеп кушылган Гомәр Бәширов гомере буе шушы биеклектә калды. Аның СССР Дәүләт премиясен яулаган “Намус” романында гәүдәләнгән образлар ничәмә-ничә буын татар яшьләре өчен үрнәк булып хезмәт итте. Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, иҗатының камиллеге, гомумән, бөтен асылы белән халык язучысы Гомәр Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек”, “Җидегән чишмә”, “Көзге ачы җилләрдә”, “И язмыш, язмыш” һәм башка әсәрләре дә татар укучысының өстәл китабына әверелде, диелә ТР Язучылар берлегеннән алынган язмада.

tat.tatar-inform.ru

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57