(29 октябрь 2020) «Браво Метехи» грузин ансамбле социаль челтәргә танылган «Туган як» җырын татар телендә башкарган видеотасмасын элгән.
«Браво Метехи» ансамбле 2013 елда оешкан һәм танылган Метехи грузин гыйбадәтханәсе хөрмәтенә аталган.
Чыгышлары алдыннан ансамбль вәкилләре бөек татар халкына гурзин халкыннан кайнар сәлам җибәргән.
Моңа кадәр ансамбль әзербайҗан, әрмән, үзбәк, казах телләрендә җырлар башкарып, видеотасмалар яздырган. Һәр чыгыш алдыннан ансамбль вәкилләре халыклар дуслыгы турында искәртә.
Видеотасма астында үз фикерләрен калдыручылар татар телендә башкарылган җырны бик хуплаган, музыкантларның сүзләр әйтелешендә хата ясамауларына игътибар биргән.
Дуслык йорты мәгълүмат үзәге