Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Грузия халкы әниләрен Аналар көне белән котлыйбыз

Грузия халкы әниләрен Аналар көне белән котлыйбыз

admin 04.03.2015

(4 март 2015) Бүген Грузиядә Аналар көне билгеләп үтелә. Ул көн Грузиянең беренче президенты Звиада Гамсахурдиа тарафыннан билгеләнде, ә 1991 елда Грузиянең Югары Советы әлеге бәйрәмне  рәсмиләштерде.
Аналар көне 8 март — Халыкара хатын-кызлар көне урынына бәйрәм ителер дип ниятләнгән иде. Әмма, җир шарында күп халыклар үз итеп өлгергән 8 март бәйрәме үз статусын монда да яклап чыкты. Грузиядә март башында ике бәйрәм гамәлдә калды: Аналар көне һәм Халыкара хатын-кызлар көне. Һәр икесе ял көне дип игълан ителгән. Аналар көне Грузиядә гаилә бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Бәйрәм балаларда ана кешегә хөрмәт, ихтирам, мәхәббәт тәрбияли.
Аналар көне Рәсәйдә ноябрьнең соңгы якшәмбесендә, ә көнбатыш илләрдә майның икенче якшәмбесендә билгеләп үтелә.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57