(4 май, 2016 ел) Гүзәл Яхинаның “Зулейха открывает глаза” китабы татарчага “Зөләйха күзләрен ача” исемдә тәрҗемәдә Казанда тәкъдим итү чарасы була. “Большая книга” әдәби илкүләм премиясенә лаек булган әлеге китап дөньяның 20 теленә тәрҗемә ителәчәк.
Бу хакта китапның авторы Санкт-Петербургның Маяковский исемендәге китапханәдә узган чарада хәбәр итте. Әңгәмә “Ачык китапханә” проекты кысаларынада үткәрелде.
“Китапның татар телендәге вариантын без 31 май көнне Казанда киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итәргә ниятлибез. Бу беренче тәрҗемә булачак. Мин аны әбиемә багышлыйм. Татарчага тәрҗемәнең беренче булып чыгуы минем өчен аеруча да шатлыклы”, — диде язучы үзе.