Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Идел акценты» музыкаль-этнографик проекты Дуслык йортында

«Идел акценты» музыкаль-этнографик проекты Дуслык йортында

admin 29.06.2022

Владимир Кошелевның «Идел акценты» вокаль-инструменталь сюитасы «Волга folk orchestra» музыкантлар коллективының уникаль башкару составы өчен язылган. Ул рус оркестрының традицион инструментларын да, Идел буеның аерым төбәкләре өчен хас булган аутентик уен коралларын да үз эченә ала.

Сюитаның идеясе берләштерүче стихия буларак кабул ителүче Идел елгасы географиясе мисалында үткән һәм бүгенге заманнарның мәдәни диалогына чумудан гыйбарәт. Ягъни, Идел төбәгенең фольклор үрнәкләренә мөрәҗәгать итү күздә тотыла. Бу үрнәкләрне җыю белән танылган Самара фольклорчысы Андрей Давыдов шөгыльләнгән.

Сюита Иделнең сигез зур регионы (Кострома өлкәсеннән алып Әстерханга кадәр) мисалында сигез өлештән тора. Һәр төбәкне аңлату өчен аутентик музыкаль инструментлар-маркерлар сайланган.

Концертлар инде Кострома, Түбән Новгород өлкәләрендә, шулай ук Чувашия һәм Марий Элда узган. Татарстанга сюитаның бишенче өлеше багышланган:

«Сюитаның бишенче өлеше нигезенә Татарстанда популяр булган «Әйткән идең» җыры салынган. Курай һәм татар гармуннары биредә инструмент-маркерлар булып хезмәт итә. Сюитаның урта өлешендә джаз яратучылар өчен сюрприз яшеренгән», — дип бүлештеләр оештыручылар.

Уникаль тамашаны 6 июльдә 13:00 сәгатьтә Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында күрергә мөмкин. Керү ирекле.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57