(9 декабрь, 2015 ел) 11 декабрь көнне Казанда Татарстан Республикасы техникумнары һәм колледжлары студентлары арасында “Идел буе халыклары” фольклор фестиваленең гала-концерты үтәчәк.
Фестиваль фольклор иҗатына җәлеп итү нигезендә талантлы яшьләрен табу, үстерү һәм ярдәм итү, шулай ук Идел буе халыкларының традицион мәдәниятын саклау, яңарту һәм популярлаштыру максатында үткәрелә. Чара барышында шушы номинацияләр буенча фестиваль җиңүчеләре игълан ителәчәк:
- Календарь йолалары;
- Заманча җыр иҗаты (этник җырлар);
- Халык биюе;
- Халык театры (бизәкләү, курчак театры);
- Кече лирик жанрлар (такмаклар, куплетлар, кушымталар, балладалар);
- Әби сандыгы (“Халык иҗаты” экспозициясен бизәү, “Кул эшләнмәләре серләре” мастер-классы);
- “Этник көләр” мода театры.
Фестивальнең читтән торып катнашу этабы кысаларында конкурсантлар 10 баллы система буенча бәяләнделәр. Жюри концерт номерының тематика, башкару осталыгы, сәхнә образына туры килүен, тәкъдим ителүче материалның мәдәни контекстын белү (ситуация, атрибутика, артистизм һәм куелыш оригинальлеге) карады, дип хәбәр итә ТР фән һәм мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте.