Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Идел буе халыкларының уникаль киемнәр коллекциясе булдырылачак

Идел буе халыкларының уникаль киемнәр коллекциясе булдырылачак

admin 20.09.2022

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Идел буе халыклары традицион киемнәренең аутентик реконструкцияләнгән коллекциясен булдыру мәсьәләсе буенча чираттагы эшлекле киңәшмә узды. Ул ике форматта үтте – онлайн һәм оффлайн (ZOOM аша тоташу). (ФОТО)

Көн тәртибе буенча фәнни консультантлар докладлар белән чыгыш ясады һәм Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче  Идел буе халыкларының (татар, рус, мордва, удмурт, мари, чуваш, башкорт, керәшен) ХIХ гасырның икенче яртысы – ХХ гасыр башы традицион кием коллекцияләрен презентацияләде.

 

Киңәшмәдә ТР Президентының эчке сәясәт департаментының милли сәясәтне тормышка ашыру идарәсе башлыгы урынбасары Евгений Ефимов, ТР халыклары Ассамблеясы Советы Башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев, тарих фәннәре кандидаты, КФУның антропология һәм этнография кафедрасы мөдире вазифаларын башкаручы Елена Гущина, «ТАТКУЛЬТРЕСУРССЦЕНТР» ДБУ директоры Алсу Мифтахова, Ассамблеяның милли-мәдәни автономияләре рәисләре һәм вәкилләре, шулай ук Татарстан, Башкортстан, Марий Эл, Мордовиядән фәнни консультантлар катнашты.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57