Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Идел буе халыклары костюмнары испанлыларны таң калдырган

Идел буе халыклары костюмнары испанлыларны таң калдырган

admin 31.07.2019

(31 июль 2019) Испаниянең Хака шәһәрендә 50 нче юбилей фольклор фестиваль ачылды. Чарада Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты вәкилләре катнаша. (ФОТО)

 

IMG_0189

Пиренея фольклор фестивале ике елга бер тапкыр уза. Анда бөтен дөнья буйлап фольклор коллективлар катнаша, ун меңнән артык туристлар җәлеп ителә.

IMG_0248

Быел чарада Европа, Азия, Төньяк һәм Коөньяк Америка һәм Африканың 16 иленнән 20 дән артык коллектив катнаша.

Составына җырчылар, биючеләр һәм музыкантлар кергән Татарстан делегациясе чыгышларын балалар бакчасыннан башладылар. Алар балаларны әйлән-бәйлән уйнарга, агач кашыкларда уйнарга өйрәттеләр, шулай ук артистлар татар һәм рус җырларын башкардылар.

IMG_0526

Беренче көн урам дефилесы белән тәмамланды. Анда Идел буе халыклары костюмнары һәм биюләрен, туй һәм бәйрәм гореф-гадәтләрен күрсәттеләр: татар, рус, чуаш, мари, удмурт, мордва һәм керәшен. Чара 800дән артык шәһәр халкы һәм турист катнашында Хаканың шәһәр паркында үтте.

IMG_0290

Фестивальне оештыручылар әйтүенчә, урам форматындагы чаралар дөнья халыклары, аларның мәдәнияте, биюләре һәм җырлары белән ирекле формада, рәсми булмаган форматта танышырга мөмкинлек бирәләр.

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Рус, үзбәк, таджик һәм грузин Дуслык көненә багышланган видеотасмада төштеләр
Далее: Ассамблея һәм Халыклар дуслыгы йорты коллективлары август аенда Татарстан буенча гастроль турга чыга

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57