(16 гыйнвар) Фестивальне Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты һәм Республиканың мәдәниятны үстерү Үзәге белән берлектә оештыра.
Фестивальнең көн тәртибендә:
• Идел буе халыклары мәдәниятының бүгенге халәте;
• Идел буе халыклары мәдәнияты буенча тарихи эзләнүләр;
• Идел буе халыкларының рухи һәм матди мәдәнияты;
• Идел буе халыкларының телен өйрәнүдә актуаль проблемалар;
• Халыклар фольклоры, аның жанр үзенчәлеге, шигъри структурасы, әдәбиятта фольклорлык проблемасы;
• Этник музыка проблемалары. Музыкаль фольклорның жанр типлары, фольклор башкару проблемалары;
• Халык биюен өйрәнү һәм аны башкару проблемалары.
Фестиваль эшенә шул юнәлештә эшләүче фәнни хезмәткәрләр, укытучылар, аспирантлар, фольклор осталары, мәдәният белгечләре чакырыла. Фестиваль 11 февральдә сәгать 10 да Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының конференцияләр залында ачыла.
Чыганак: http://www.tatfolk.ru/test/