Бүген Татарстан халыкларының Дуслык Йортында “Идел буе халыкларының күпчалымлы мәдәнияты: төбәк һәм халыкара тәҗрибәнең интеграциясе” дип аталган 2-нче Халыкара фәнни-гамәли конференция узды.Конференцияне Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының мәгърифәт һәм фән министрлыклары, Казан федераль университеты, Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы халыкларының Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты, Бөекбританиянең Глазгоу университеты, Казахстанның И.Алтынсарин исемендәге милли мәгариф Академияе оештырды.
Әлеге форум Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе, “Халыклар дуслыгы” ордены кавалеры, Татарстан Республикасының фән, техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты, педагогика фәннәре докторы, Казан федераль университеты профессоры Җәмил Газиз улы Нигматовның 75 еллык юбилеена багышлана.