Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Идел» халыкара башкорт һәм татар җыры фестивале ике республиканың талантлы яшьләрен җыя

«Идел» халыкара башкорт һәм татар җыры фестивале ике республиканың талантлы яшьләрен җыя

admin 23.10.2017

(23 октябрь, 2017 ел) «Идел» VII халыкара башкорт һәм татар җыры фестиваленә гаризалар кабул итү дәвам итә. Бүгенге көндә аларның саны иллегә якынлаша.

7988

Быел Үзбәкстан, Казахстан һәм Грузиядән дә катнашучылар көтелә, дип хәбәр итә фестивальнең матбугат сәркатибе Диана Байтурина. Бәйге турында мәгълүмат Татар конгресы аша, шулай ук консерватория педагоглары аша таратыла, дип яза “Башинформ”.

«Идел» халыкара фестивале 17-18 ноябрьдә Уфада узачак. «Башкортстан» дәүләт концертлар залына Башкортстан һәм Татарстанның иң яшь профессиональ һәм танылган артистлары җыелачак.

Беренче көнне конкурсантлар чыгышы көтелә, катнашучылар аерым яки коллектив белән бергә халык һәм эстрада җырларын башкару осталыгын күрсәтәчәк.

Икенче көнне — 18 ноябрьдә — җиңүчеләрне бүләкләү һәм жюри әгъзалары катнашында гала-концерт узачак. Концертта узган елгы җиңүчеләр дә булачак. Быел чарада Идрис Газиев, Зилә Сөнгәтуллина, Флюра Кильдиярова, Айгөл Сагынбаева, Филюс Каһиров, Рафис Сирусин, Нурзидә Абизова, Руслан Габбасов катнашуы көтелә.

Бәйгенең жюри әгъзалары Башкортостан һәм Татарстан Республикаларының сәнгать осталары, Башкортостан, Татарстан һәм Россиянең күренекле сәнгать эшлеклеләре арасыннан тупланачак.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: Казанда халык биюләре буенча Россия Чемпионаты этабы узачак
Далее: Татар телен укыту турында — Халыклар Дуслыгы йортында кабул ителгән резолюция тексты

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57