(10 март 2015) Чара татар һәм башкорт композиторларының вокал музыкасын, халык җырларын пропагандалау, талантлы башкаручыларны барлау, аларга иҗади үсеш мөмкинлеге бирү, профессиональлекләрен арттыру, репертуарларын баету, шулай ук, Россиядә һәм Россиядән читтә яшәүче башкаручылар, композиторлар, шагыйрьләр белән элемтәләр урнаштыру максатыннан оештырыла, диелә фестивальнең рәсми сайтында.
Искәртеп үтәбез: конкурска заявкалар 25 сентябрьгә кадәр idelfestival@gmail.com электрон адресы буенча кабул ителә. Заявкада җырның аудио- һәм видео варианты, туу турында таныклык, музыкаль белем булу турында документ (студентлар өчен уку йортыннан белешмә), иҗади биография булуы шарт. Элегрәк әлеге конкурста катнашып, лауреат исеме алучылардан заявкалар кабул ителми. Заявкалар 16 яшьтән алып 35 яшькә кадәр катнашырга теләүчеләрдән кабул ителә.
Катнашучылар башкорт һәм татар халык җырларыннан берәр җыр башкарырга, башкорт профессионал композиторының эстрада җырын һәм татар профессионал композиторының эстрада җырын башкарырга тиеш. Башкорт җырының — башкорт телендә, татар җырының — татар телендә җырлануы да мөһим.
Конкурс 3 этапта узачак. Ике турны да узучылар өчен финал 16 октябрьгә билгеләнгән. Җиңүчеләрне билгеләү һәм гала концерт исә 17 октябрь көнне “Башкортстан” дәүләт концерт залында узачак.
Катнашучылар башкорт татар халык җырын башкаручы, татар халык җырын башкаручы, башкорт эстрада җырын башкаручы, татар эстрада җырын башкаручы, башкорт вокаль яки вокаль-инструменталь ансамбль, татар вокаль яки вокаль-инструменталь ансамбль, башкорт җырын башкаручы иң яхшы автор-башкаручы һәм татар җырын башкаручы иң-яхшы автор-башкаручы номинацияләрендә билгеләнәчәк. Шулай ук, махсус призлар да каралган.
Тулырак мәгълүматны Башкортстан Республикасы, Уфа шәһәре, Набережная ур., 39 нчы йорт, 42 офис адресы, 8 (347) 2440051, 8 919 143 1779, 8 917 482 6517 номерлы телефоннары яки tt.festival13@gmail.com, by2rina@gmail.com электрон адреслары аша алырга мөмкин.
Конкурс Татарстан һәм Башкортстан Мәдәният министрлыклары ярдәме белән, мәдәниятне үстерүгә ярдәм итүче “Идел” Халыкара телевизион татар һәм башкорт җыр фестиваль-конкурсы коммерцияле булмаган фонды тарафыннан оештырыла.