(12 октябрь, 2015 ел) 16-17 октябрь көннәрендә Уфаның “Башкортстан” Дәүләт концертлар залында “Идел” татар һәм башкорт җырлары фестиваль-конкурсы була. Төркия, Кытай, Казакъстан, Үзбәкстаннан да кунаклар катнашачак.
Әлеге бәйгедә Татарстан һәм Башкортстаннан гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән, чит илләрдән дә яшь башкаручылар катнаша.
5 нче тапкыр үткәреләчәк конкурста узган елларда җиңүчеләрнең дә катнашуы көтелә. Конкурсантларның сәләтен танылган җырчы Ринат Ибраһимов рәислегендәге жюри бәялиячәк.
Программада Венера Ганиева, Флюра Килдиярова, Наилә Фатехова, Фәридә Тимербаева, Роза Хәбибуллина кебек танылган артистлар, “Казан” бию ансамбле, конкурсның башка елларда җиңүчеләре Марсель Вагыйзов, Радик Юлъякшин, Нурзия Сабитова һ.б. катнашыр дип көтелә. Моннан тыш, Төркия, Кытай, Казакъстан, Үзбәкстаннан да кунаклар булачак.
Конкурста вокал буенча махсус белеме булган профессиональ артистлар, әлеге юнәлештә укучы студентлар, вокаль һәм вокаль-инструменталь ансамбльләр катнашырга хокуклы. Конкурстантларның яше 35 яшьтән артмаска тиеш. Яшь җырчыларның репертуарында татар һәм башкорт халык җырлары, шулай ук заманча композиторлар иҗат иткән эстрада көйләре булу шарт.
Конкурс нигезләмәсе буенча, тыңлаулар 25 сентябрьдән 10 октябрьгә кадәр дәвам иткән һәм конкурсантлар 3 тур аша сайлау узган. Лауреатлар башкорт халык җырын башкаручы, татар халык җырын башкаручы, башкорт эстрада җырын башкаручы, татар эстрада җырын башкаручы, башкорт вокалы һәм вокаль-инструменталь ансамбль, татар вокалы яки татар вокаль-инструменталь ансамбль, иң яхшы автор-башкаручылар номинацияләрендә билгеләнәчәк. Шулай ук махсус номинацияләр дә каралган.
Фестиваль ТР һәм БР Мәдәният министрлыклары ярдәме белән уздырыла, диелә “Башинформ” МА хәбәрендә.
Мәгълүмат http://tat.tatar-inform.ru сайтыннан алынды