Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Идел-йорт» бәйгесендә Баулы театры һәм Кушнарен театры гран-при алды

«Идел-йорт» бәйгесендә Баулы театры һәм Кушнарен театры гран-при алды

admin 11.12.2023

«Идел-йорт» бәйгесе финалына чыккан 55 театр коллективының икесе гран-при иясе булды. Шамил Закиров исемендәге театр коллективларының XXIII төбәкара «Идел-йорт» бәйгесе җиңүчеләрен Камал театры сәхнәсеннән бүләкләделәр.

Гран-приның регионнардагы татар халык театрлары коллективларына бирелә торганы Башкортстанның Кушнарен районы «Мизгелләр» татар халык театрына бирелде. Ə инде төп гран-при Баулы районы халык театрына тапшырылды.

Гран-прины Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗановтапшырды.

«Татар театрының үз юлы бар. «Идел-йорт» фестивале бәхетле тормыш белән яши. Географиясе киңәя, дәрәҗәсе арта. Татар театрлары милләтебезне, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклауда зур эш башкара», – диде ул җиңүчеләрне котлаганда.

«Жюри рәисе буларак халык театрларына рәхмәт кенә әйтәсе килә. Сез үз сәләтегез белән татар театрын танытасыз. Мөмкинлек биргән Мәдәният министрлыгына һәм мәдәни ресурслар үзәгенә рәхмәт. Бергә матур итеп эшләгән жюри әгъзаларына рәхмәт», – диде жюри рәисе, Чаллы татар дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов җиңүчеләрне котлап.

III дәрәҗә диплом Актаныш районы Иске Сәфәр халык театрына һәм Спас районы «Арлекин» театр коллективына тапшырылды.

II дәрәҗә диплом Питрәч районы «Балкыш» халык театрына һәм Балык Бистәсе халык театрына тапшырылды.

I дәрәҗә диплом Апас районы халык театрына бирелде.

Татар-информ

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57