Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Традицион ислам һәм ялган дини төркемнәр турында сөйләшү булачак

Традицион ислам һәм ялган дини төркемнәр турында сөйләшү булачак

admin 30.11.2015

(30 ноябрь, 2015 ел) 1 декабрь 9:30 сәгатьтә Казандагы “Корстон” комплексында “Идеологик каршы торуларга Коръән һәм дөньяви караш: традицион ислам һәм ялган дини төркемнәр” темасына Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе эшен башлый.

Анда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, “Россия – ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме координаторы Вениамин Попов, шулай ук Россиянең әйдәп баручы дини һәм дөньяви белгечләре катнашуы көтелә. Конференциянең модераторы – Изге Коръәнне һәм сөннәтне өйрәнү үзәге директоры Фәрит Сәлман. Чара кысаларында бүгенге мөселман өммәтендә ялган дини төркемнәр барлыкка килүгә бәйле вазгыять, традицион булмаган исламга каршы торуның идеологик ысуллары турында фикер алышу планлаштырыла. Конференция нәтиҗәләре буенча резолюция кабул итү һәм мәкаләләр җыентыгы бастыру күздә тотыла, диелә оештыру комитеты хәбәрендә.

Чара Татар дин галимнәре елы һәм “Россия – ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме чаралары планын тормышка ашыру кысаларында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Изге Коръәнне һәм сөннәтне өйрәнү үзәге тарафыннан оештырыла.

Мәгълүмат  http://tat.tatar-inform.ru сайтыннан алынды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57