Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Идрис Газиев Казанда Тукай чоры музыкасына багышланган лекцияләр циклын башлап җибәрде

Идрис Газиев Казанда Тукай чоры музыкасына багышланган лекцияләр циклын башлап җибәрде

admin 06.02.2026
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

5 февральдә Габдулла Тукай әдәби музеенда «Идрис Газиев тәкъдим итә» циклыннан беренче лекция-концерт узды. Россиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, профессор Идрис Газиев тамашачыларны «Тукай чоры аһәңнәре» белән таныштырды. Әлеге цикл бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан оештырыла.

Чарада ХХ гасыр башындагы шәһәр татарларының музыкаль мәдәнияте, яңарыш чоры үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирелде. Идрис Газиев озак эзләнүләр нәтиҗәсендә тапкан уникаль граммофон язмаларын – узган гасыр җырлары саклаган 120-125 еллык сирәк язмаларны тәкъдим итте.

«Бу цикл Тукайга булган балачак мәхәббәтеннән туды. Без Тукай чоры музыкаль мохитен, беренче профессиональ җырчыларыбызның репертуарын өйрәнергә тиешбез. Минем максатым – гыйльми белемнәрне халыкка аңлаешлы итеп җиткерү», – дип белдерде Идрис Газиев.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Җырчы тәкъдим иткән цикл дүрт очрашуны үз эченә алачак. Алдагы лекцияләр Камил Мотыйгыйның сирәк язмаларына, Тукай иҗатындагы халык җырларына һәм шагыйрьнең замандашларына багышланачак.

«Икенче лекция Камил Мотыйгый турында булачак. Күренекле журналист һәм җырчы турында сөйләячәкмен. Өченче лекция – «Ишеттем мин кичә» дип аталачак. Монда минем бөек шагыйрь иҗатына шәхси мөнәсәбәтем турында, Тукай җырларын балачактан өйрәнү тарихы булачак. Дүртенче лекция Габдулла Тукай замандашларының шагыйрь исән вакытта яздырылган граммофон язмаларын анализлауга багышланачак», – дип таныштырды Идрис Газиев.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Чара ахырында Идрис Газиев проектның иганәчесе – «Барс медиа» группалар компаниясе һәм аның генераль директоры Камил Гәрәевка рәхмәт әйтте.

Татар-информ

Continue Reading

Previous: Бүген Тататрстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев туган көне
Next: Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларны ТР Дәүләт гербы көне белән котлады

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57