(9 октябрь, 2015 ел) Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе «Татар-информ» агентлыгына эксклюзив интервью бирде. «Татарстанда милләтара һәм конфессияара мөнсәбәтләр өлкәсендә проблемалар юк диярлек», — дип белдерде ул.
Бүген бу хакта Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов «Татар-информ»га биргән эксклюзив интервью барышында белдерде. Әңгәмәне агентлыкның генераль директоры Леонид Толчинский алып барды.
Игорь Баринов Татарстанны татар һәм рус милләтләре язмышлары үрелеп киткән уникаль республика дип атады. Аның сүзләренчә, Татарстан җитәкчелеге һәрчак милләтара һәм конфессияара мәсьәләләрне хәл итүгә җитди караган, бу 1990нчы — 2000нче елларда проблемалар булдырмаска мөмкинлек биргән. Социологик тикшеренүләр дә шул хакта сөйли.
«Татарстанда конфессияара һәм милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә проблемалар юк диярлек, туган очракта да шактый тиз арада һәм уйлап хәл ителә, гомумән, республикада дәүләт милли сәясәтен тормышка ашырган кебек, — дип таный Игорь Баринов. — Россия милләтләре бердәмлеген ныгыту, Россия халыклары этномәдәни үсеше буенча төбәк программалары, чынлыкта, — илдә иң яхшысы, һәм бу сирәк искәрмә булып тора. Кагыйдә буларак, төбәкләрдә этномәдәни үсешне милли бердәмлекне ныгытудан аера алмыйлар. Сездә моның белән бар да тәртиптә», — дип дәвам итте ул.
«Татар-информ» кунагы дөньядагы вакыйгаларга бәйле рәвештә ихтимал радикализм чагылышлары фаразларына карата сорауларга да җавап бирде.
«Безнең фаразлар буенча, андый чагылышлар булмаячак. Без вазгыятьне күзәтеп торырга, туарга мөмкин андый хәлгә әзер булырга тиеш, — диде И.Баринов. Бу юнәлештә көч һәм дәүләт органнарының уртак эше, аның сүзләренчә, вазгыятьне контрольда тоту мөмкинлеген бирә. — Без Татарстанда да, тулаем Россиядә дә, андый куркынычлар көтмибез», — дип ассызыклады ул.
Искәртеп узабыз: Игорь Баринов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә бүген Болгарда узган «Мөселман дини тәгълиматы: милләт, төбәк һәм цивилизация яссылыгы» дигән халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашты. Чара Татар дин галимнәре елы кысаларында, “Россия – ислам дөньясы” стратегик күзаллаулар төркеме чараларын тормышка ашыру максатыннан, оештырылды.
«Без Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык белән хезмәттәшлек турында килештек, — дип белдерде «Татар-информ» кунагы. — Бер яктан, без моңа мохтаҗ, чөнки Татарстанда бик күп файдалы эшләр башкарылган. Әлеге иң яхшы тәҗрибәләрне гомумиләштереп, Россиянең башка субъектларына да күчерергә телибез. Икенче яктан, дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру белән шөгыльләнүче федераль башкарма хакимият органы буларак, шул ук Болгар буенча әлеге башлангычларга ярдәм итәргә сәләтле».
И.Баринов Татарстанга милләтара һәм конфессияара низагларга чик кую мониторинг системасын булдыруда ярдәм итәргә, социаль тикшеренүләр буенча киңәшләр бирергә әзер булулары хакында да хәбәр итте.
Тулырак интервьюны тиздән «Татар-информ» агентлыгы сайтында күреп булачак.
Мәгълүмат http://tat.tatar-inform.ru сайтыннан алынды