(16 февраль, 2017 ел) Татарстан халыклары Ассамблеясе Советының узган утырышында Фәрит Мөхәммәтшин милли-мәдәни автономияләргә III Татарстан халыклары Съезды эшендә катнашу өчен делегацияләр барларга кушты.
Оештыру комитеты утырышында расланган III Татарстан халыклары Съезды делегатларын сайлау турындагы нигезләмә буенча:
Халык исәбе 500 кешегә кадәр булган һәр оешмадан — берешәр делегат, 1000 кешегә кадәр булганыннан — 3 делегат, 4000 кешегә кадәр булганыннан — 6 делегат катнашырга тиеш. Оешмада 25000 кешедән дә артык булмаса — 10 делегат, 25000 кешедән артык булса — 14 делегат сорала.
Татарстан халыклары дуслыгы Йорты мәгълүмат үзәге