Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Ике бөек татар җырчысына һәйкәл куелды

Ике бөек татар җырчысына һәйкәл куелды

admin 16.07.2016

(16 июль, 2016 ел) Түбән Новгород өлкәсендә Татарстанның халык артистлары Рәшит Ваһапов белән Хәйдәр Бигичевкә һәйкәл ачылды. Әлеге чарада Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

93e7a3ea674b3e2215285f00ed588730_L

Ике бронза бюсттан һәм язулы стелалардан гыйбарәт һәйкәл Кызыл Октябрь районы үзәгендә – Ураза авылында куелды. 16 июльдә татарлар өчен истәлекле әлеге вакыйгада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм өлкә губернаторы Валерий Шанцев катнашты. Әйтергә кирәк, иң баштан ук бу эшне башкарып чыгуда Татарстан Президенты, Түбән Новгород өлкәсе губернаторы, өлкәнең татар конгрессы, Кызыл Октябрь районы хакимияте һәм Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте иҗтимагый фонды көч куйды. Бюстларның авторы – сынчы Мәхмүт Гасыймов, архитекторы – Герман Бакулин.

view_1501807_1633088

Рәшит Ваһапов (1908-1962) – Кызыл Октябрь районының Актук авылында, ә Хәйдәр Бигичев (1949-1998) Чүмбәли авылында туып үскән. Рөстәм Миңнеханов бу ике шәхеснең иҗаты татар музыка сәнгатенең кабатланмас хәзинәсен тәшкил итүен генә түгел, шулай ук киңкырлы Россия мәдәниятен баетуын да ассызыклады. Татарстан Президенты Түбән Новгород җирендә татар милли тормышы һәрвакыт кайнап торуына куанычын белдереп, милли традицияләрне саклауга шартлар тудырган өлкә хакимиятенә рәхмәтләрен җиткерде.

Валерий Шанцев һәйкәл ачу вакыйгасыТүбән Новгородта уналтынчы Федераль Сабан туе уздыру көне белән туры китерелүен, татар халкы җирле иҗтимагый тормышта актив катнашып яшәвен, төбәкнең үсешенә саллы өлеш кертүен искәртте.

Интертат

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57