Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Ике көннән «Татарстанның мәдәният бизәкләре» фестиваленә гаризалар кабул итү төгәлләнә

Ике көннән «Татарстанның мәдәният бизәкләре» фестиваленә гаризалар кабул итү төгәлләнә

admin 27.04.2018

(27 апрель 2018) «Татарстанның мәдәният бизәкләре» V республикакүләм милләтара яшьләр фестиваленең гаризалар кабул итү компаниясе үз эшен 29 апрель көнне төгәлли.

Чараны ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты белән берлектә Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе оештыра.

Фестивальдә катнашу өчен милли-мәдәни традицияләрне саклау белән шөгыльләнүче иҗади кешеләр чакырыла.

«Вокал, бию, театр, оригиналь жанр, музыка — нинди юнәлештә эшләү мөһим түгел. Безнең максатыбыз — иҗади кешеләрне туплау, аларның профессиональ дәрәҗәләрен арттыру һәм киләчәктә безнең проектларның катнашучылары иттерү», — дип сөйләде фестиваль оештыручылары.

Фестиваль кысаларында өч төрле юнәлештә конкурс үтәчәк: халык җырларын башкару, милли бию, Бөек Ватан сугышы турында шигырь сөйләү (төрле телдә мөмкин).

Быел фестиваль 4-7 май көннәрендә Мамадышта (Татарстан Республикасы) узачак. 18-30 яшьлек РФ гражданнары  АИС системасы аша, ә чит ил гражданнары һәм 16-17 яшьлек РФ гражданнары махсус форма аша гариза бирә.

Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: «Мин татарча сөйләшәм» бәйрәменә төрле милләт кешеләре җыелды
Далее: «Баш иябез сезнең алда, ветераннар!» концерт программасы: 4 май көнне Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57