Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Ике төбәкнең Дуслык Йорты хезмәттәшлек итәргә килеште

Ике төбәкнең Дуслык Йорты хезмәттәшлек итәргә килеште

admin 20.11.2015

(20 ноябрь, 2015 ел) Бүген Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге ярдәме белән Смольныйда Ленинград өлкәсе Дуслык Йорты белән Татарстан халыклары Дуслык Йорты арасындагы хезмәттәшлек имзаланды.

print_695216_1185932

Төп максат – тагын да яхшырак элемтә булдыру, гражданлык бердәмлеген ныгыту, милләтара һәм конфессияара килешү, этно-мәдәни күптөрлелекне саклау, ике төбәк арасындагы иҗтимагый-мәдәни бәйләнешне үстерү.

print_695216_1185936

Ике төбәк өчен дә мөһим булган чарада Ленинград өлкәсенең милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләре җирле үзирадә комитеты рәисе Л. В. Бурак, Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Р. Н. Валиуллин, Лениногорск өлкәсе Дуслык Йорты директоры В. В. Михайленко, Татарстан халыклары Дуслык Йорты директоры И. И. Шарипов, шулай ук Ленинград өлкәсе администрациясе комитеты вәкилләре катнашты.

print_695216_1185934

Килешүне имзалау милләтара һәм конфессияара толерантлыкны формалаштыруны һәм халыклар арасындагы үзара хөрмәтне тәрбияләүне, ике төбәк арасындагы мәдәниятны үстерүне  тәэмин итәчәк.

Визит кысаларында Татарстан халыклары Дуслык Йорты директоры Ирек Шәрипов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Ленинград өлкәсе Дуслык Йортында булды. Кич белән Татарстан Республикасының сәнгать осталары Ленинград өлкәсенең Гатчина шәһәрендә бәйрәм концерты куячак.

print_695216_1185943

Исегезгә төшерәбез, Татарстан халыклары Дуслык Йортының Кырым Республикасы, Дагыстан Республикасы, Карелия Республикасы һәм Мәскәү толерантлык үзәге белән бүгенгегә охшаш килешүләр төзелгән.

Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57