Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Илдар Гыйльметдинов: «Әлеге китап 20 еллык эшне гомумиләштерә»

Илдар Гыйльметдинов: «Әлеге китап 20 еллык эшне гомумиләштерә»

admin 05.06.2019

(5 июнь 2019) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Татарларның Федераль милли-мәдәни автономиясе. Вакыт буенча хәрәкәт» дип исемләнгән китапны тәкъдим иттеләр. (ФОТО)

IMG_9870

Түгәрәк өстәл кунакларын басма белән РФ Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре буенча комитеты рәисе, татарларның Федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов таныштырды.

IMG_9987

Әлеге китап Президент грантлары фонды тарафыннан гражданлык җәмгыяте үсеше өчен бирелгән Россия Федерациясе Президенты грантын кулланып бастырылган.

IMG_9929

Басма Россия Федерациясенең татарлар милли-мәдәни автономияләре барлыкка килү тарихы, аларның нәтиҗәле үсеш модельләре һәм механизмнары, хакимият һәм җәмгыять белән конструктив аралашулары, автономияләр эшчәнлегенең институтлашу процеслары турында сөйли.

IMG_9880

«Әлеге китап бүгенге көндә 40 оешманы берләштерүче татарларның Федераль милли-мәдәни автономиясе алып барган 20 еллык эшне гомумиләштерә. Монда без региональ оешмаларның эшчәнлеге турында да язарга тырыштык – аларның эш тәҗрибәсе, ни белән шөгыльләнүләре һәм ниләр башкарганнары турында. Барысы да фотосурәтләр белән баетылган. Китапның төп өлеше нәкъ менә шуңа багышланган», — дип сөйләде түгәрәк өстәлдә Гыльметдинов.

IMG_9967

Китапта шулай ук этномәдәният, мәгариф, яшьләр сәясәте, милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр, мигрантларның социо-мәдәни адаптациясе һәм интеграциясе өлкәсендәге проектлар да тәкъдим ителгән.

IMG_9919

Моннан тыш, әңгәмә барышында Татарстан Республикасында һәм Россия Федерациясендә милли сәясәтне чынга ашыру турында сүз кузгатылды.

«Бу өлкәдә барысына да Татарстан юлын өйрәнергә кирәк. Мисалга моны һәрчак китерәм, чөнки республикада системалы эш җайга салынган. ТР Дәүләт Советы рәисе Мөхәммәтшин Фәрит Хәйрулла улы җитәкләгән Татарстан халыклары Ассамблеясе бар. Беренче затлар иҗтимагый оешманы җитәкләү очрагы төбәкләрдә бик сирәк күренеш. Халыклар дуслыгы йорты, дәүләт программалары бар – болар барысы да кирәкле, системалы эш, алар турында сөйләргә кирәк», — дип ассызыклады Дума комитеты башлыгы.

IMG_9883

Чара Татарстан Республикасы Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты Милли сәясәтне тормышка ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин, Татарстан халыклары Ассамблеясенең башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров һәм ТР милли-мәдәни автономияләре җитәкчеләре катнашында узды.

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Лаеш районында Татарстан халыклары Ассамблеясе вщкиллеге барлыкка килщчщк
Далее: Ирек Шәрипов: «Кино — иң кулай һәм аңлаешлы тел»

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57