Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Илдар Гыйльметдинов татар телен белү кирәклегенең дүрт сәбәбен атады

Илдар Гыйльметдинов татар телен белү кирәклегенең дүрт сәбәбен атады

admin 09.08.2017

(9 август, 2017 ел) Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов «Милләтебез хәзинәләре» профильле сменасына Казахстаннан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килгән балаларга татарча белүнең өстенлекләре турында сөйләде.

Беренчедән, Казан югары уку йортларына укырга керсәгез, сезнең тирә-ягыгызда татарлар булачак. Икенчедән, бездә бик күп татарча фестивальләр оештырыла, алар татар телендә алып барыла. Тел белмәсәгез, сезгә анда бик авыр булачак. Өченчедән, сез татар егете, татар кызы белән танышсагыз – үзегез татар була торып та, тел белмәсәгез, күңелле булмас. Алга таба гаилә корасыгыз була – бу хакта да уйланыгыз. Дүртенче сәбәпкә Илдар Гыйльметдинов үз эшчәнлеген мисалга китерде. Тел белгәнгә күрә үзенә коллегалараның да, сайлаучыларның да хөрмәте-ышанычы булуын әйтте.

Мәгълүмат өчен: «Милләтебез хәзинәләре» лагереның быелгы икенче сменасы 7-15 август көннәрендә үтә. Аның максаты – Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар балаларын берләштерү, аларда туган телгә, татар халкының мәдәниятенә, тарихына, гореф-гадәтенә хөрмәт тәрбияләү.

«Милләтебез хәзинәләре» профильле сменасын Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге  оештыра. Смена «Волга» яшьләр үзәге базасында үтә.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: Халыклар Дуслыгы йортында милли мәгарифне саклау һәм үстерү мәсьәләләрен күтәрделәр
Далее: Татарстанда «Чатыр тауда җыен» төрки халыклар иҗаты фестивале узачак

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57