(2 февраль 2016) Бу хакта Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков республика Мәдәният министрлыгы коллегиясендә искәртеп үтте.
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков республика Мәдәният министрлыгы коллегиясендә ведомствоның узган елгы эшчәнлегенә югары бәя бирде. “Узган елгы коллегия, очрашу, киңәшмәләр кысаларында сезнең белән фикер алышкан мәсьәләләрнең оператив хәл ителүе бик яхшы”, — диде Илдар Халиков ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин докладыннан соң.
“Мәдәният тармак, яшәү рәвеше буларак – Татарстанда иң мөһиме”, — дип билгеләп үтте ул. Аның фикеренчә, Татарстанның дүрт миллионлы халкы арасында эчке мәдәниятне формалаштыру белән беркем дә шөгыльләнмәсә, башка юнәлешләр (төзелеш, мәгариф, сәламәтлек саклау) уңышлы үсеш ала алмас иде.
ТР Премьер-министры шулай ук, соңгы елларда республика, Татарстан мәдәнияте – ул локаль, дигән аңлатма аша атлап чыга алды, диде. Монда вакыйгаи туризмның йогынтысы зур, дип билгеләп үтте ул. Илдар Халиков үз сүзләрен раслау өчен бу юнәлештә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының сизелерлек казанышларын билгеләп үтте. Кайбер мәгълүматлар буенча, быел ул рекордлы санда (2,1 миллионнан артык) турист кабул иткән. Шулай ук Министрлар Кабинеты башлыгы Татарстанда музейларның эш нәтиҗәләренә тукталды, узган ел алар 4,2 миллион кеше кабул иткән.
“Министрлык еллык күрсәткечләргә, эшчәнлек нәтиҗәлелеге бәяләренә иреште. 2015 елда барлык эре чаралар югары дәрәҗәдә үткәрелде, бу, әлбәттә, Татарстан Республикасының халыкара мәдәни имиджын күтәрүгә йогынты ясады”, — диде Илдар Халиков.
ТР Премьер-министры чыгышының икенче өлшендә 2016 елда мәдәният министрлыгына аерым игътибар бирергә кирәкле мәсьәләләргә тукталды. Мисал өчен, яшь буынга патриотик тәрбия бирү эшләрен ныгыту, Татарстанның мәдәни мирасларны популярлаштыру механизмнарын камилләштерү, милләтара дуслыкны һәм даилогны саклау һәм ныгыту, борынгы Болгар шәһәрлеге белән Зөя утрау-шәһәрлегенең потенциалын республикага туристларын җәлеп итү мәсьәләләрендә актив файдалану, ТР мәдәни мирасларын саклау һәм арттыру буенча эшләрне дәвам итү һ.б.