(2 ноябрь, 2015 ел) Казанның Аракчино бистәсендә калкып чыккан үзенчәлекле архитектура комплексы беркемне дә битараф калдырмый торгандыр. 16 динне берләштергән бу үзенчәлекле сарай — сынчы, рәссам, фәлсәфәче, архитектор Г.Тукай бүләге иясе Илдар Хановның иҗат җимеше. Бүгенге көндә әлеге комплексның язмышы кыл өстендә…
Әгәр Илдар Ханов исән булса, 3 ноябрь көнне аңа 75 яшь тулган булыр иде. Олуг юбилей уңаеннан Татарстан язучылар берлеге йортында 3 ноябрь көнне Илдар Хановны искә алу тантанасы булачак. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Хановның хатыны Рауза Солтанова атаклы рәссамыбызга багышланган басма әзерләде. “Ильдар Ханов. Воспоминания и размышления о творчестве” дигән ике телдә нәшер ителгән китапта илледән артык атор үзенең истәлекләрен урнаштырган, биредә шулай ук Илдар аганың рәсемнәре, иҗаты да урын алган.
Мәгълүм булганча, соңгы елларда сынчы-рәссам «Галәм гыйбадәтханәсе»н — чын сәнгать йорты, рухи һәм физик сәламәтләнү үзәге буларак торгызырга хыялланды. Илдар ага әлеге комплексны 20 елга якын ярдәмчеләре белән шәхсән үзе төзеде. И.Ханов җир йөзендә халык нинди дин тотуына карамастан тату яшәргә тиеш дигән фикерне алга сөрде.
Илдар абый үзе исән чагында Аракчиноның ул яшәгән урынына халык өзелмәде. Кемдер үзенчәлекле бина белән якыннан танышырга, кемдер Хановның шифалы сулышыннан савыгу өмет итеп килде. Биредә төрле сәнгать күргәзмәләре, музыкаль кичәләр оештырылды.
Илдар Хановның бакыйлыкка күчкәненә дә өч елга якын вакыт узды. Әлегәчә “Галәм гыйбадәтханәсе”нең язмышы билгеле түгел. Кайбер басмаларда Хановның бердәнбер кызы архитектура сараен 3 миллионга шәһәр карамагына күчерергә риза дигән фикер таралды. Чынлыкта исә, Ханов мирасы күпкә кыйммәтрәк һәм әһәмияте ягыннан да бәяләп бетермәслек сәнгати байлык. Әмма шәһәр дә, Татарстан хөкүмәте дә биналы булырга ашыкмый…
Илдар Хановның тормыш һәм иҗат юлыннан:
1940 елда Аракчино бистәсендә дөньяга килә. 1960 елда Казан сәнгать мәктәбен, 1968 елда Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтын тәмамлый. 1970 еллар башында ул Казанга кайта. Биредә күргәзмәләр, сәнгать галереялары, музей һәм мәчет төзергә хыяллана. Әмма егет күпләр тарафыннан аңлау тапмый. Бер тәүлек эчендә Казаннан сөрелгән Илдар Ханов Чаллыга барып урнашып, яшь шәһәрдә яңа рухлы сыннар ясый башлый, дип искә ала замандашлары.
И.Ханов күпкырлы иҗади шәхес иде. 40 ел дәвамында ул 70тән артык скульптура һәм монумент-декорация әсәрләре, йөзләп картина ясаган. Бүген аның иң яхшы эшләре Россия музейларын, шулай ук Татарстанның күп шәһәрләренең урамнарын һәм мәйданнарын бизи.
Идел елгасы фонында сары-кызыл-яшел төстәге гөмбәзләре белән ялтырап торган компллекс чыннан да һәркемнең игьтибарын җәлеп итәргә сәләтле. Фәлсәфәче-архитектор «Галәм гыйбадәтханәсе»н 1994 елда төзи башлаган. Биредә мөселман мәчете манарасы, православ дине гөмбәзе, католиклар чиркәве, яһүдләр синагогасы, Будда гыйбадәтханәсе һәм башка диннәрнең рухын чагылдырган биналар төзелгән. Мондый сәнгать һәм архитектура шедеврын төзү өчен бик зур иҗат төркеме, берничә төзелеш оешмасы, заманча техника һәм, әлбәттә, бай спонсор яки дәүләт финанславы кирәк булса да, бу могъҗизави шәһәрчекне хасил итүче — Илдар Ханов үзе һәм аның якын дуслары булды.
Илдар Ханов 2010 елда республика шәһәрләрендә һәм районнарында сыннар һәм монументаль-бизәү композицияләре, шул исәптән “Ату” рельефы (Казан шәһәре), “Ватан-ана” һәйкәле, “Тормыш агачы” сыны (Чаллы шәһәре), “Шигърият агачы” сыны (Тукай-Кырлай авылы, Арча районы) өчен Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә лаек булды.
Илдар Ханов 2013 елның 9 февралендә Мәскәү шәһәрендә вафат булды.
Мәгълүмат http://intertat.ru сайтыннан алынды