Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Илдус Нәфыйков һәм Эльмира Зарипова Дуслык йортында республика халкын кабул иттеләр

Илдус Нәфыйков һәм Эльмира Зарипова Дуслык йортында республика халкын кабул иттеләр

admin 16.02.2022

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында ТР прокуроры Илдус Нәфыйков һәм ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Татарстан гражданнарын бергәләп кабул иттеләр. Аларга 19 кеше мөрәҗәгать итте. (ФОТО)

Берәүләр җитәкчелек тарафыннан, яңа коронавирус инфекциясеннән вакцинация ясатмау сәбәпле, хезмәт хакын саклап калмыйча эштән читләштерелүләренә зарланды, икенчеләр яшәү урыны буенча эшкә урнашуда ярдәм сорады, өченчеләр социаль яклау турындагы закон бозылу очраклары турында сөйләде.

Берничә мөрәҗәгать суд приставларының һәм тикшерүчеләрнең процессуаль карарлары, конкрет җинаять эшләре буенча суд карарларының һ.б. нигезле булу-булмавына бәйле иде.

Халык белән очрашу нәтиҗәләре буенча барлыгы 21 язма мөрәҗәгать кабул ителде. Татарстан Прокуроры Илдус Нәфыйков мөрәҗәгать итүчеләрнең дәлилләре буенча төрле яклап тикшерү уздырырга һәм, нигез булган очракта, җавап бирү чараларын күрергә кушты. Шул ук вакытта күзәтчелек ведомствосы башлыгы аппаратның профильле бүлекчәләре җитәкчеләреннән гражданнарның хокукларын бозу очракларын бетерүгә ирешүне таләп итте.

Барлык мөрәҗәгатьләр республика прокуратурасында контрольгә алынды.

ТР Прокуратурасы материалы тәрҗемәсе

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57