(24 сентябрь, 2015 ел) Милләт эшләре буенча федераль агентлык башлыгы, “Музейда төн” акциясенә охшатып, “этно ял көннәре” оештыру фикерен әйткән. Әлеге тәкъдим регионнардагы милли сәясәт өчен җаваплы ведомство җитәкчеләренең Пермьда узган киңәшмәсендә яңгыраган.
Киңәшмәдә Пермь өлкәсе губернаторы Виктор Басаргин регионда милләтара киеренкелек юк дәрәҗәдә дип хәбәр иткән. Аның сүзләренә караганда, киеренкелек проблемасы өлкәдә яшәүчеләрнең 3%ыннан кимрәгендә генә күзәтелә.
Милләт эшләре буенча федераль агентлык Россия дәүләте башлыгы Игорь Баринов тулаем Россиядә Милләткә кагылышлы киеренкелек хакында 8% халык белдергән дип сөйләде. Бу – 11 миллионга якын россиялеләр. Баринов моны аз түгел дип бәяли. Шул исәптән Милләт эшләре буенча федераль агентлык Россия дәүләте башлыгы этноконфессиональ яктан хәзер куркыныч янамый дип белдерде.
Регионнардагы милли сәясәт өчен җаваплы ведомстволарның төп бурычы дип Баринов низагларны алдан кисәтү буенча эшне атады. Милләтара мөнәсәбәтләр мониторингы системасын эшәү кысаларында агентлык низагларга кагылышлы 28 индикатор барлаган.
Хәзер федераль структурада регионнардагы низагларның рейтингын формалаштыра башлаячаклар. Баринов сүзләренчә, бу кәгазь эшләрен арттырмаска тиеш. Ангентлык җитәкчесе ассызыклаганча, хәзер тикшеренү эшләре формаль рәвештә бара һәм чынбарлыкка кагылышы булмаган уңай күренешләр бирә.
Моннан кала, агентлык башлыгы 49 регионның милләтара килешүне ныгыту буенча үткәрелүче чараларга субсидия алуы турында хәбәр итте. Регион проектларын анализлаганнан соң, агентлык вәкилләре регионнарның уртак эш алып баруларын сизмәүләре турында белдерделәр. Хакимиятнең эш өчен бүленеп биргән чараларның тиешенчә кулланылмавы буенча да сораулары туа. Акцияләрнең күбесендә аудиторияне колачлау – 50дән 200гә кадәр кеше. “Бу федераль дәрәҗә түгел”, — дип белдерде Баринов. Аның сүләренә караганда, юл һәм костюмнар хакы җирле бюджеттан түләнергә тиеш.
Әйтелгән искәрмәләрне исәпкә алып, милләтләрне ныгыту проектына караган субсидияләрне өләшү системасын һәм нигезен үзгәртергә җыеналар. Шулай ук агентлык җитәкчесе аерым чаралардан “күмәк” чараларга күчәргә тәкъдим итте. Болай эшләү бер көндә бөтен ил буенча нинди дә булса акция үтсен өчен кирәк. Мисалга, “музейда төн” акциясенә охшатып, “этно ял көннәре” үткәрергә мөмкин. Милләт эшләре буенча федераль агентлык Россия дәүләте башлыгы этнопаркларны һәм этно авылларны тәртипкә китерергә киңәш итте.
Чараны тәмамлап, Баринов һәм Басаргин Милләт эшләре буенча федераль агентлык Россия дәүләте белән Пермь өлкәсе арасындагы хезмәттәшлек килешүен имзаладылар.
Пермьда Россиякүләм милли бердәмлек форумы уза. Ул 26 нчы сентябрьгә кадәр барачак.
Материал НацАкцент сайтыннан алынды