Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Илсур Һадиуллин: «Туган телдә сөйләшергә курыкмагыз»

Илсур Һадиуллин: «Туган телдә сөйләшергә курыкмагыз»

admin 29.01.2019

(29 гыйнвар 2019) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Татар теле һәм әдәбияты буенча III Төбәкара олимпиаданың йомгаклау тантанасы узды.

Торжественная церемония закрытия олимпиады по татарскому языку и литературе (29.01.19)

26 нчы гыйнвардан башланып киткән әлеге олимпиада, үз эченә кызыклы чараларны да туплады. Укучылар татар теле һәм әдәбиятыннан үзара белем осталыкларын сынаудан тыш, күп кенә мәдәни чараларда да катнашты. Язучылар, галимнәр, шагыйрьләр һәм сәнгать әһелләре белән очрашу, “Гөләндәм туташ хәтирәсе” спектаклен карау – болар һәммәсе дә укучыларыбызның рухи дөньясын баетуга багышланган иде.

Торжественная церемония закрытия олимпиады по татарскому языку и литературе (29.01.19)

Чара кунаклары һәм катнашучылары алдында “Алтын” хореография студия мәктәбе, «Сорнай» ансамбле, «Ләйсән» вокаль ансамбле һәм Марсель Вәгыйзов чыгыш ясады. Моннан тыш чараның иң дулкынландыргыч өлеше конкурс җиңүчеләрен тантаналы рәвештә котлау иде.

Торжественная церемония закрытия олимпиады по татарскому языку и литературе (29.01.19)

Олимпиадада катнашучыларны котлап Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең татар яшьләре иҗтимагый оешмалары белән эшләү буенча урынбасары Тәбрис Яруллин, Төбәкара олимпиаданың жюри Рәисе, Казан федераль университеты доценты Эльвира Динмөхәммәтова, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин чыгыш ясады.

Торжественная церемония закрытия олимпиады по татарскому языку и литературе (29.01.19)

Катнашучыларны сәламләп Ирек Шәрипов чыгыш ясады:

— Хөрмәтле укучылар! Бүгенге көндә Татарстанның барлык мәктәпләрендә татар һәм рус телләре укытыла. Шулай ук, 100ләп мәктәптә чуаш теле, 25тән артык мәктәптә — удмурт һәм мари теле өйрәнелә, мордва теле аерым фән буларак укытыла.
Үз төбәкләрегезгә кайткач, Татарстанда туган телне саклау өчен барлык шартлар да тудырылган, бездә дә шулай булсын, дип әйтә аласыз.
Бүген шушы сәхнәдә торасыз икән, димәк, сез үз телегезне беләсез. Димәк, әлеге телнең киләчәге бар. Мин сезгә тормышта уңышлы шәхесләр булуыгызны телим».

Торжественная церемония закрытия олимпиады по татарскому языку и литературе (29.01.19)

Илсур Һадиуллин да укучыларга һәм аларның укытучыларына үз теләкләрен җиткерде:

— Сез – безнең горурлыгызбыз. Милләтебезнең киләчәге шушындый кызлар һәм егетләрдә, һәм без аңа ышанабыз. Иң мөһиме, рухи яктан нык булыгыз. Туган телдә сөйләшергә курыкмагыз, аны гаиләдә дә, җәмгыятьтә дә сакларга тырышыгыз. Мин сезгә үз фикерен әйтә белүче һәм башкаларда туган телгә булган мөнәсәбәтне үзгәртә алучы шәхес буларак үсүегезне телим. Уңышлар сезгә.

Торжественная церемония закрытия олимпиады по татарскому языку и литературе (29.01.19)

Быел олимпиадада Россия Федерациясе төбәкләренең 100дән артык мәктәбе укучысы катнашты: Әстерхан, Саратов, Свердлау, Киров, Түбән Новгород, Курган, Төмән, Ульян, Чиләбе, Омск, Оренбург, Пенза, Самара, Новосибирск өлкәләре, Мәскәү шәһәре, Башкортостан, Чувашия, Марий Эл, Удмуртия, Мордовия Республикалары, Пермь һәм Красноярск крайлары. Аларның барасын да татар теле һәм әдәбиятына карата мәхәббәт берләштерде.

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Бүген Яшьләр Ассамблеясе Советы рәисе Тимур Кадыйровның туган көне
Далее: Васил Шәйхразиев: «Татар стратегиясе өчен без акча алмыйбыз»

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57