(31 июль, 2015 ел) Евразиянең җирле хакимиятләр конгрессының пленар утырышы бараЕвразия интеграциясендә Казан хәзер генератор ролен үти. Татарстан башкаласы икътисад һәм бизнес, спорт, мәгариф һәм фән, мәдәният һәм шәһәрнең тарихи мирасын саклау, муниципалитетлар белән идарә итү һәм кире элемтә урнаштыру өлкәләрендә үзенең ирешкән уңышлары буенча тәҗрибә уртаклашырга әзер.
Бүген Казан Ратушасында Евразиянең җирле хакимиятләр конгрессының пленар утырышында “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” (ОГМВ) бөтендөнья оешмасы президентташы, әлеге оешманың Евразия төбәк бүлеге президенты, Казан мэры Илсур Метшин шундый фикер җиткерде. Ул калаларны Казан тәҗрибәсенә таянырга, Евразия интеграциясе процессына һәм зур карарлар кабул итүгә активрак кушылырга өндәде.
“Казан — ул Евразия интеграциясенең үзенчәлекле моделе. Мәдәниятләргә карата хөрмәт, аларның тыныч яшәве, алар арасында балансның саклануы тотрыклылык нигезе генә түгел, ә үсеш чыганагы да. Казан моны гамәлдә раслады. Безнең шәһәрдә Европа һәм Азия башлангычларын күрергә була. Бу сәясәт, фән, архитектура өлкәләрендә уңышларга ирешергә ярдәм итте”, — диде мэр.
Казан башлыгы фикеренчә, Евразия, бербөтен мохит буларак, җайлы яңа хәбәрләшү юлларына мохтаҗ. Казан исә бу юнәлештә беренче адымнарын ясый башлады. “Мәскәү — Казан тиз йөрешле тимер юл магистрале төзелү перспективасы безнең өчен бик кирәк. Ул илнең башкалалары арасында хәбәрләшүне җиңеләйтәчәк, — диде Илсур Метшин. — Шулай ук Евразия калалары белән элемтәләр дә мөһим. Төрле илләрдәге эшкуарлар, галимнәр, студентлар арасында тыгыз элемтә һәм тәҗрибә уртаклашу үсү һәм чәчәк атуга этәргеч бирә. Юллар төзелеше, бигрәк тә “Европа —Көнбатыш Кытай” транспорт коридорын булдыру, бөтен Евразия белән элемтәне ныгытуда Казанның ролен тагын да үстерәчәк”.
Гомумән алганда, Казан мэры Татарстан башкаласының Идел буенда гына түгел, ә Россия күләмендә зур үсеш кичерүен ассызыклады. Аның фикеренчә, республиканың төп каласы бөтен дөнья халкын үзенә җәлеп итүче үзәккә әверелә бара. “Интеграцияне хәзер муниципаль дәрәҗәдә үткәрергә кирәк. Европа, Азия бүлеге әлеге эшкә тотынды инде. Хәзер без бу эшкә Якын Көнчыгыш, Европа, Азия-Тын океан бүлекләрен дә кушылырга өндибез. Зур мәсьәләләрне чишүдә җирле хакимиятне җәлеп итәргә вакыт”, — диде Илсур Метшин.
Искәртеп узабыз: бүген Казанда Евразия җирле хакимиятләре конгрессы эшли башлады. Казан ратушасында иртәнге 9да башланган чарада ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Евразия киңлекләрендәге җирле һәм төбәк лидерларын җыйган конгресста шулай ук РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Мельниченко, “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” оешмасының Азия-Тын океан бүлеге генераль секретаре Бернадия Иравати, Европа бүлеге генераль секретаре Фредерик Валье да бар.
“Глобаль үсеш өчен җирле карарлар: Евразия интеграциясен каршылап” темасына үткәрелә торган конгресста сөйләшү Евразия киңлегендә хезмәттәшлекне һәм Евразия геосәяси төбәгенең оешканлыгын-бердәмлеген ныгытуга юнәлдерелә. Әлеге чара глобаль карарлар кабул ителү процессына җирле хакимиятләрне тарту һәм мөмкинлекләрне-куәтне арттыруны төп максат итә.
Конгресс кысаларында “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” (ОГМВ) Бөтендөнья оешмасының Евразия төбәк бүлеге генераль ассамблеясы утырышын уздыру да күздә тотыла. Анда исә Евразия бүлеге президенты, вице-президенты һәм Советы яңа срокка сайланачак.
Мәгълүмат http://www.tatar-inform.ru/ сайтыннан алынды.