2020 елдан Сарман районы җирлегендә Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе Илһам Гыйльметдин улы Шакиров иҗатына багышланган «Илһам чишмәсе»бәйгесе уздырыла башлады. Бу чара милләтебезнең гореф-гадәтләрен, шәхесләрен барлауда, җыр сәнгатен үстерү, шул нигездә балалар, яшьләрне тәрбияләүдә күркәм күренешкә әйләнде.

Фото: Сарман муниципаль районы
2023 елдан бу традицияне дәвам итеп, бәйге Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә төбәкара дәрәҗәгә күтәрелде. Бәйгенең беренче турын гыйнвараенда Бөтендөнья татар конгрессы бинасында, финал өлешен февраль ахырында Сарман җирлегендә үткәрү күздә тотыла.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Сезгә әлеге мәгълүматны кызыксынучы затларга җиткерү өчен бәйге нигезләмәсен җибәрә.
4.БӘЙГЕНЕ ОЕШТЫРУ ҺӘМ ҮТКӘРҮ ТӘРТИБЕ
Бәйге 2 номинациядә үткәрелә.
-
- 1 номинация (Илһам Шакиров җырлары).
Катнашучы татар телендә Илһам Шакиров репертуарыннан 2 җыр башкара:
- Татар халык җыры;
- Татар композиторлары һәм шагыйрьләре иҗат иткән җыр.
Номинациядәге яшь төркемнәре:
- 6 яшьтән 9 яшькә кадәр;
- 10 яшьтән 12 яшькә кадәр;
- 13 яшьтән 16 яшькә кадәр;
- 17 яшьтән 21 яшькә кадәр;
- 2номинация (Әлфия Авзалова һәм Зифа Басыйрова җырлары).
Катнашучы татар телендә Әлфия Авзалова һәм Зифа Басыйрова репертуарыннан 2 җыр башкара:
- Татар халык җыры;
- Татар композиторлары һәм шагыйрьләре иҗат иткән җыр;
Номинациянең яшь чикләве: 6 яшьтән 21 яшькә кадәр.
Бәйге эшләренә таләпләр:
- катнашучы бер номинациядә генә катнаша ала;
- катнашучының башкару осталыгы (вокаль алым, эмоциональлек, артистлык, башкару үзенчәлеге);
- музыкаль бизәлеш, костюмнар сайлау (үзенчәлек һәм сайланылган җырга туры килү.
Бәйгедә катнашу бушлай.
Гаризалар һәм конкурс материаллары 2026 елның 25 гыйнварына кадәр ilham1935@mail.ru электрон почта адресы буенча кабул ителә.
Бәйгедә катнашу өчен җибәреләсе хат-гариза эчтәлеге:
- гариза (кушымта №1)
- катнашучы башкаруындагы Бәйге таләпләренә туры килгән 2 җыр видеоязмасы (h264, mp4, mpeg2, mov видео форматта);
- катнашучының фотосурәте (портрет, JPEG форматында);
Бәйге ике этапта уздырыла һәм Гала-концерт белән төгәлләнә.
- 1нче этап – сайлап алу туры. Жюри әгъзалары катнашында, онлайн-режимда (Бәйгедә катнашучылар чыгышын видеодан карау) үткәрелә. 2 нче этапка узучылар исемлеге Бәйгенең Оештыру комитетының социаль челтәрләрдәге рәсми битләрендә урнаштырылачак (https://vk.com/public218349984).
- 2 нче этап – (Финал) Сарман муниципаль районы җирлегендә 2025нче елның 21 февралендә оештырыла. Финалны үткәрү вакыты һәм урыны Бәйгенең Оештыру комитеты, “Тәртип” радиосының социаль челтәрләрдәге рәсми битләрендә һәм Бөтендөнья татар конгрессының рәсми сайтындаtatar-congress.org күрсәтеләчәк. Шулай ук V Төбәкара “Илһам чишмәсе” исемендәге җыр бәйгесе кысаларында Республикакүләм “Сарман ягы – илһамлы як” дигән темага фәнни-гамәли конференция, “Илһам бирүче Илһам” эссе бәйгесе, Илһам Шакиров җырлары буенча анимацион роликлар бәйгесе үткәрелү планлаштырыла.
Катнашучы тарафыннан Бәйге кагыйдәләре тиешенчә үтәлмәгән очракта, Оештыру комитеты алга таба аны Бәйгедә катнаштырмаска мөмкин.
- Бәйге буенча туган сорауларны ilham1935@mail.ruэлектрон почта адресына юлларга мөмкин.
Жюри әгъзаларының карары Беркетмә белән рәсмиләштерелә һәм соңгы документ булып кала, ул яңадан каралмый һәм аңа карата шикаять бирелми.
- НӘТИҖӘЛӘР ЧЫГАРУ ҺӘМ БҮЛӘКЛӘҮ
Жюри карары нигезендә Бәйге җиңүчеләренә Гран-при, I, II, III урыннар билгеләнә.
Гран-при, I, II, III урын яулаган Бәйге җиңүчеләре кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнә.
ТХДЙ мәгълүмат бүлге
