Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • “Иман моңы” халыкларны берләштерә!

“Иман моңы” халыкларны берләштерә!

admin 20.05.2016

(20 май, 2016 ел) 21 майдан 17 июньгә кадәр Татарстанда “Иман моңы” V Халыкара рухани музыка фестивале узачак. Фестиваль төрле милләт вәкилләрен берләштерү, тынычлык һәм толерантлык идеяләрен алга сөрә.

e4bf86e128bf5c870392738b0b80f2de_L

Бу проект Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән 2012 елдан башлап ел саен оештырыла. Фестиваль концертлары республикабызның туристлар күпләп килә торган җирләрендә уза: Борынгы Болгар, Зөя утравы шәһәрчеге һәм Казан Кремлендә.

Быелгысы 21 майда Болгарда исламны кабул иткән көнне, ягъни Болгар ислам академиясе нигезенә капсул калдырган вакытта старт алачак, дип хәбәр итә чараны оештыручылар. Фестивальнең концертлары республиканың иң күренекле туристлык үзәкләрендә – Борынгы Болгар шәһәрендә, Свияжск утрау-шәһәрчегендә һәм  Казан Кремлендә узачак.

Болгарда узачак концертта  татар эстрадасы йолдызлары: Алина Шәрипҗанова, Филүс Каһиров, Резедә Галимова, Илүсә Хуҗина, Артур Исламов, Миңгол Галиев, шулай ук «Айгөл» вокаль ансамбле, «Риваять» төрки этника һәм һөнәрчелек ансамбле катнаша. Концертны Луара Шакирҗанова, Фәнис Җиһаншин алып барачак. Программада традицион  дини музыка, татар халык җырлары, хәзерге заман  композиторлары әсәрләре яңгыраячак. Яшь композитор Эльмир Низамов һәм Резидә Әхиярова көйләрен дә ишетеп булачак.

Фестиваль концерты иртәнге 10.00 да Ак мәчет артындагы мәйданда узачак. Керү бушлай.

“Иман моңы”ның икенче концерты 12 июньдә Зөя утрау шәһәрчегендә узса, 17 июньдә исә – Казан Кремленең  Туп сараенда. Биредә Карл Дженкинсның “Месса мира  «Вооруженный человек» әсәре башкарылачак.

Интертат

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57