Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Иң актив һәм иң сүлпән татар яшьләре яшәгән төбәкләр мәгълүм

Иң актив һәм иң сүлпән татар яшьләре яшәгән төбәкләр мәгълүм

admin 06.12.2016

(6 декабрь, 2016 ел) Татарстанның “Идел” Яшьләр үзәге җитәкчесе Ләйсән Сафина татар яшьләре милли тормышта иң актив һәм иң сүлпән булган төбәкләрне атады. Бу хакта ул 7-12 декабрьдә Казанда VIII Яшь татар лидеры мәктәбен уздыру уңаеннан оештырылган матбугат конференциясендә бәян итте.

6674

Аның фикеренчә, иң актив татар яшьләре Әстерхан, Саратов, Ульяновск һәм Удмуртия территорияләрендә яши.

“Әлеге төбәкләрдәге яшьләр белән генә түгел, балалар белән дә эшли башладык. Аларның проектлары бик күп, төрле һәм алар сыйфат ягыннан да үсә. Бу исемлеккә Свердловск өлкәсенең “Яшен” оешмасын да кертер идем. Сүлпән эшләүчеләр исә безгә килми торган төбәкләрдер һәм алар күп”, – диде Ләйсән Сафина.

Аның сүзләренчә, ерак чит илләрдә яшәүче татар яшьләре Татарстанда бик сирәк була. Моны Ләйсән Сафина финанс мөмкинлекләренең чикле булуы белән дә бәйләп аңлата.

“Без аларның эшчәнлеген интернет аша күреп, күзәтеп барабыз. Билгеле инде, милли юнәлештә эшләүче, үз эшчәнлекләренең җитешсез якларын күреп, нәтиҗәләр чыгарып, яңа планнар төзеп китә торган яшьләребез дә бик күп”, – дип билгеләп үтте «Идел» Яшьләр үзәге җитәкчесе.

Татар-информ

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57