Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Иң күп катнашучы «Йортыбыз — Татарстан» фестиваленең Менделеевскагы турында булган

Иң күп катнашучы «Йортыбыз — Татарстан» фестиваленең Менделеевскагы турында булган

admin 09.10.2018

(9 октябрь 2018) Менделеевск шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында «Йортыбыз — Татарстан» республикакүләм этномәдәни фестиваленең дүртенче зона сайлап алу туры узды. 420 катнашучы җиде дистәгә якын концерт номеры күрсәтте.

Әлеге зона турында Яр Чалы, Түбән Кама, Тукай, Зәй, Алабуга, Менделеевск, Әгерҗедән килгән иҗат коллективлары һәм аерым башаручылар чыгыш ясады. Алар татар, рус, керәшен, башкорт, казак, мордва, әзербайҗан, үзбәк халыклары мәдәниятен күрсәтте.

IMG-20181009-WA0000

Барлык катнашучылар да фестиваль дипломнары белән бүләкләнде. Зона сайлап алу турын оештырган Менделеевск районы милли костюмнар һәм уен кораллары алу өчен сертификат белән бүләкләнәчәк.

IMG-20181009-WA0001

Фестивальнең финалы, гадәттәгечә, Казанда 4 ноябрь Халыклар бердәмлеге көнендә узачак. Анда иң әйбәт коллективлар чыгыш ясаячак.

Зона сайлап алу турлары нәҗитәсе буенча, фестивальдә 900 кеше катнашкан. Киләсе тур 10 октябрьдә Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында үтәчәк.

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Халыклар Ассамблеясе һәм дуслыгы йорты ансамбльләре «Этномириада» фестивале лауреатлары булды
Далее: «Йортыбыз — Татарстан» республикакүләм фестивале узган елгы рекордны узды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57