Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • “Иң мөһим кыйммәтләр – милләтара һәм динара татулыкка һәм тынычлыкка ирешү» Р. Миннеханов

“Иң мөһим кыйммәтләр – милләтара һәм динара татулыкка һәм тынычлыкка ирешү» Р. Миннеханов

admin 28.09.2015

(28 сентября 2015) Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миннеханов бүген ТР Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итте. (ВИДЕО)

ТР Дәүләт Советы депутатларына еллык юллама белән мөрәҗәгать итеп, ТР президенты Рөстәм Миннеханов татар мәдәниятын дөньяви дәрәҗәгә күтәрү зарурлыгы турында сөйләде. Шулай ук: “Иң мөһим кыйммәтләр – ул милләтара һәм динара татулыкка һәм тынычлыкка ирешү», — дип белдерде ул. Рөстәм Миннеханов хәзер республиканың күп кенә районнарында халыкларның Дуслык Йортлары эшчәнлек алып баруы хакында хәбәр итте.

Президент илдә дини белемгә игътибар итү кирәклеге турында, Болгар ислам академиясен барлыкка китерү һәм Казан руханилар академиясе эшен активлаштыру әһәмияте хакында искәртте.

Шулай ук Миннеханов кайбер көчләрнең дингә аркаланып республикага радикаль һәм экстремистик булган карашларны кертергә тырышуларын икърар итте. Бу күренешләр белән көрәшергә өндәде.

“Без республикабызның, күпмилләтле Россиянең чын патриотларын тәрбияләргә тиеш!”, — дип сөйләде Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миннеханов.

Мәгълүмат  Бизнес Online сайтыннан алынды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57