(12 ноябрь 2019) Вологда өлкәсенең Бөек Устюгындагы Бөтенроссия Кыш Бабае Россиядә иң популяр дип табылган. Популярлык буенча икенче урында – Татарстан Республикасының Яңа Кырлай авылындагы Кыш Бабай. Әлеге рейтинг Кыш Бабайлар утарында булган туристлар санын анализлау нәтиҗәсендә ясалган.
Өченче һәм дүртенче урында Карелиянең Олонец шәһәрендәге Паккайне һәм карелияле Талви Укко. Рейтингның бишлеген Бурятия Республикасының Улан-Удэ шәһәрендәге Сагаан Убгэн йомгаклый.
Топ-10лыкка шулай ук Удмуртиядәге Тол Бабай, Марий Элның Кукнур авылындагы Юшто Кугыза, Ульяновск өлкәсенең Кивань мордва авылындагы Якшамо Атя, Чувашиянең Кшауши авылындагы Хель Мучи, Ямал-Ненец автоном округының Горнокнязевск авылындагы Ямал Ири һәм Тыва Республикасындагы Соок Ирей кергән.