Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Интернетта «Халыклар дуслыгы» дигән флэшмоб бара

Интернетта «Халыклар дуслыгы» дигән флэшмоб бара

admin 25.10.2021

(25 октябрь 2021) Россия халыклары мәдәният үзәге «Халыклар дуслыгы» интернет-акциясен башлап җибәрде. Флешмоб үзәкнең «ВКонтакте» паблигында уза, дип хәбәр ителә Россия халыклары мәдәният үзәгенең рәсми сайтында.

Акциядә катнашучыларга үзләренең төрле милләттән булган дуслары, аларның гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте турында сөйләргә тәкъдим итәләр. Моның өчен история, фотосурәт куярга, Reels һәм TikTok форматында видео төшерергә мөмкин.

«Сезнең дустыгыз милли җырларны әйбәт башкара, туган телдә шигырьләр яза яки иң текә шеф-пешекчедән әйбәтрәк әзерли икән, бу хакта барысы да белсеннәр», – ди оештыручылар.

Конкурста катнашучылар призлар һәм дипломнар алачак. Чара Халыклар бердәмлеге көненә багышланган һәм яшьләр этно-инициативалары лидерлары тарафыннан үткәрелә. Эшләр 4 ноябрьгә кадәр кабул ителә, конкурста катнашу өчен #дружимнародами2021 хештегы белән тематик постны бастырып чыгарырга һәм анда Россия халыклары мәдәнияты үзәге төркемен билгеләргә кирәк.

finnougoria.ru

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57