(28 декабрь 2018) Татарстан фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты башкарган мультимедияле энциклопедия Интернетта әлегә сынау режимында гана эшли.
Әлеге гыйлми «Tatarica. Татар энциклопедиясе» исемле сайт 6 томлы «Татар энциклопедиясе»нә нигезләнгән.
Сайтта мәгълүамтны алфавит тәртибе буенча да, рубрикалар эчендә дә табарга була. Ике тел — рус һәм татар теле бар.
Сайтка кызыксынып керүчеләр өчен баш биттә кызыклы язмалар да тупланган.