Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Ирада Әюпова: Салих Сәйдәшев музеена балалар килсен — милли мирасны аларга тапшырасы иде

Ирада Әюпова: Салих Сәйдәшев музеена балалар килсен — милли мирасны аларга тапшырасы иде

admin 03.12.2025

Салих Сәйдәшевнең тууына 125 ел тулу уңаеннан бөек композиторның музеенда экспозиция ачылды.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Минемчә, бу музей киңлегендә төрле форматлар булырга мөмкин һәм тиеш тә. Минем хыялым – монда балалар күбрәк булсын иде. Чөнки без балаларыбызга милли сәнгатебез мирасын тапшырырга тиеш. Бу мәйданчык ул максат өчен бик туры киләчәк», – диде Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова ачылу тантанасында журналистларга.

 «Без – бик бәхетле халык. Безнең профессиональ сынлы сәнгатьтә рәссам Бакый Урманче, музыка сәнгатендә Салих Сәйдәшев бар. Салих Сәйдәшев әле дә профессиональ музыка нигезендә басып тора. Без әле аның шәхесенең бөтен кыйммәтен аңлап бетермәдек. Без үзгәрешләрдән куркабыз, ул шундый көчле һәм кыю шәхес иде – экспериментлардан курыкмаган», – дип сөйләде ул.

Салих Сәйдәшев музее экспозициясе беренче кунакларга иммерсив тамаша форматында тәкъдим ителде. Тамашачыларга биредә яшәгән шәхесләрне искә төшерергә дә, шулай ук татар сәнгатендә зур эз калдырган Кәрим Тинчурин, Сара Садыйкова, Әлфия Авзаловаларны күңелдә яңартырга да мөмкинлек туды.

Кичәнең икенче өлеше музей залында Салих Сәйдәшев музыкасыннан торган концерт белән дәвам итте. Концерт номерлары арасында мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Милли музее директоры Айрат Фәйзрахманов, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм Салих Сәйдәшевнең оныгы Валерий Сәйдәшев чыгыш ясады.

Ирада Әюпова: Салих Сәйдәшев музеена балалар килсен — милли мирасны аларга тапшырасы иде

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Бу тантана – Татарстанның музыкаль тарихында калачак зур тарихи вакыйга. Ул шушы күркәм составта тарихта калыр дип өметләнәм – моны тарихчы буларак әйтәм. Музейга кешеләр килеп торсын. Яшәсен Салих Сәйдәшев мирасы! Яшәсен музеебыз! Яшәсен Татарстаныбыз!» – диде Айрат Фәйзрахманов.

Валерий Сәйдәшев әлеге вакыйганың алар гаиләсе өчен әһәмияте булуын искәртеп, музей мөдире Айдар Әхмәдиевка Салих Сәйдәшевнең улы Альфред Сәйдәшев язган китапны бүләк итте.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Бу – музейның яңа сулышы. Биредә яшьлек бөркелә. Бу мохиттә яшьләр дә, өлкәннәр дә үзләрен таба ала. «Әдрән диңгез» яңгыраганда Салих Сәйдәшев портретына карап тордым – ул янәшәбездә кебек», – диде Данис Шакиров.

Ул республика җитәкчелегенә зур рәхмәтләрен җиткерде. Бу көнне тарихи бәйрәм дип атады.

ТХДЙ мәгълъмат үзәге, Татар-информ материаллары буенча.

Continue Reading

Previous: Түбән Каманың Колмакчы авылында «Каз өмәсе» этнофестивален үткәрделәр
Next: Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ватан Геройлары көне уңаеннан Республика халкына мөрәҗәгать итте

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57