Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Иран җырларын тыңларга теләүчеләрдән Дуслык Йортының концертлар залы шыгрым тулы иде

Иран җырларын тыңларга теләүчеләрдән Дуслык Йортының концертлар залы шыгрым тулы иде

admin 05.02.2015

(5 февраль) Татарстан халыкларының Дуслык Йортында Иран Ислам Республикасының Көнчыгыш Әзербайҗан провинциясе сәнгать әһелләре катнашында бәйрәм концерты узды. Концерт Казанда Иран Ислам Республикасы мәдәнияте көннәре кысаларында оештырылды.
Әлеге мәдәни чарада Татарстан Республикасы ягыннан мәдәният министры урынбасары Гузәл Нигматуллина, Татарстан халыкларының Дуслык Йорты директоры Ирек Шәрипов, кунаклардан Иран Ислам Республикасының Казандагы генераль консулы Рәсүл Багернежад Шаян, Тебриз мэры Садег Наджафи Хезерлу җитәкчелегендә әлеге шәһәр делегациясе катнашты.
Концерт Татарстан башкаласы халкын Тебриз шәһәре мәдәнияте белән таныштыруга юнәлдерелгән иде. Бу шәһәр 4 меңнән артык еллык тарихка ия, ул Иранның иң зур һәм әһәмиятле шәһәрләренең берсе санала. Аның мәдәнияте, җырлары белән танышырга теләүчеләр Дуслык Йорты залына гына да сыймады.

Тебриз1

«Безнең шәһәрләр үзара дустанә мөнәсәбәттә яши, ике шәһәр арасында икътисадый һәм мәдәни элемтәләр елдан-ел ныгый бара, — дип башлады үзенең сәламләү сүзен Татарстан Республикасы  мәдәният министры урынбасары Гузәл Нигматуллина. — Һәр ике шәһәрнең дә Бөтендөнья ЮНЕСКО мирасына кертелгән тарихи һәйкәлләре бар. Һәр ике шәһәр үзләренең үткән тарихын күз карасыдай саклыйлар.” Министр урынбасары Иран кунакларына иминлек, тынычлык теләде һәм алга таба да ике шәһәр арасындагы дустанә мөнәсәбәтләр дәвамлы булуына ышаныч белдерде.
Көнчыгыш Әзербайҗан провинциясе сәнгать әһелләре Иран мәдәниятенең асыл үрнәкләрен күрсәттеләр. Кичә өч телдә — татар, рус һәм иран телләрендә барды.

тебриз2

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57