Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Иран парламент делегациясе Татарстан Дәүләт Советында булды

Иран парламент делегациясе Татарстан Дәүләт Советында булды

admin 16.04.2015

(16 апрель 2015) Очрашуда парламентара элемтәләрне үстерергә кирәклеге турында сүз барды. 

 Татарстанга Иран парламентының илкүләм куркынычсызлык һәм халыкара сәясәт мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Аладдин Боруджерди җитәкчелегендә Иран Ислам Республикасы парламенты делегациясе килде. Делегация рәсми сәфәр кысаларында Татарстан Дәүләт Советында булды. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова Ираннан килгән кунакларга Татарстан парламенты эшчәнлеге, сәяси партияләр һәм эшләрне оештыру турында сөйләде. Агымдагы елның җәендә республикада Татарстанның хәзерге тарихында парламентаризмның 25 еллыгы билгеләп үтелә, дип ассызыклады Римма Ратникова. Юбилей чаралары кысаларында тантаналы очрашулар, фәнни-гамәли конференцияләр һәм күргәзмәләр узачак. Аладдин Боруджерди Татарстан белән Иранның мәдәнияте һәм диннәре уртаклыкларын билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, уртаклык мәдәни, мәгариф, фәнни элемтәләрне генә активлаштыруга түгел, ә икътисади элемтәләрне дә җайга салуга стимул булырга, шул исәптә Сәүдә-сәнәгать палаталары хезмәттәшлек дәрәҗәсендә тиеш, дип билгеләп үтте. Боруджерди әфәнде шулай ук, киләчәктә дә парламентара элемтәләрне үстерү акутальлеген ассызыклады, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының Җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара хезмәттәшлек бүлеге.

Чыганак: «Татар информ» ИА

Продолжить чтение

Назад: Рөстәм Миңнеханов: “Татарстан белән Марокко арасындагы хезмәттәшлеккә өстенлекле юнәлешләр күп”
Далее: Хәзер “КАМАЗ”ны Әзербайҗанда да җыялар

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57