Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры, Татарстан халыклары Ассамблеясы рәисе урынбасары Ирек Шәрипов Мәскәүдәге Россия халыклары йортында булып кайтты.
Учреждение җитәкчесе Анна Полежаева белән очрашу барышында Ирек Шәрипов илебезнең иң күпмилләтле субъектларының берсе булган Татарстан Республикасының бай проект тәҗрибәсе белән бүлеште. Ике як Россия халыклары йорты эшенең төп юнәлешләре буенча уртак чаралар үткәрүдә үзара хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге