(9 июнь, 2017 ел) “Татар кешесеме, удмурт кешесеме — акцент белән сөйләшә икән, яисә ул телне камил белми икән, бу бит аның үсеш дәрәҗәсе дә, белем дәрәҗәсе дә түбән дигән сүз түгел. Без бу мәсьәләдә кешедә хәтта комплекс уятабыз”, — дип саный Татарстан Халыклары дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов.
Татарстанда 95 — чуваш, 28 — удмурт, 20 — мари, 3 мордва мәктәбе, моннан тыш, иврит, башкорт телен өйрәнә торган мәктәпләр һәм якшәмбе мәктәпләре эшли. Ирек Шәрипов фикеренчә, республикада шул рәвешле башка телләрне өйрәнү Татарстан халкын берләштерүгә китерә.
Россиядә милли мәсьәләләргә ике төрле караш яши. Кайсыбер төбәкләрдә дуслык йортлары оештырып, проблемаларны чишәргә тырышалар, ди ул.
“Берничә ел элек Түбән Новгород өлкәсендә булдык. Аларда дуслык йортлары да, милли оешмаларны берләштерә торган орган да юк. Безнең халыклар шул хәтле дус яши, безнең бернинди проблемабыз да юк. Безгә боларның берсе дә кирәкми, диләр. Миңа калса, аларда да бөтен проблемалар бар, тик моңа күз йомалар. Шуннан чыгып, ике модель турында әйтәсем килә. Аның берсе — бездә бар да яхшы, берни дә эшләмибез, дигән, икенчесе Татарстандагы кебек модель”, — ди Татарстан Халыклары дуслыгы йорты җитәкчесе.