(12 июль 2021) «Казан Кремле» музей-тыюлыгында «Келәм сәнгате – мәгънәләр эволюциясе» күргәзмәсе үз эшен дәвам иттерә. Күргәзмә ачылу тантанасында Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов катнашты.
Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова мөрәҗәгать итте.
«Бүген без барыбыз да мәдәни үзенчәлекне саклау мәсьәләсенең дөнья тенденциясенә генә түгел, ә һәрберебезгә бәйле булуын аңларга тиеш. Шуңа күрә бүген физик һәм рухи җылылык бүләк итүче традицион сәнгать белән танышуыбызга бик шат. Мондый проектлар киләчәктә дә безнең мәйданчыкта гамәлгә ашырылыр, дип ышанам».
Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов «Татарстан Республикасы һәм Әзербәйҗан Республикасының нәтиҗәле эше символы» булып торган чараның мөһимлеген ассызыклады.
«Бу күргәзмә — Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслык йорты тормышында зур вакыйга. Азәрбайҗан халкы Татарстан Республикасында яшәүче 10 иң зур этносның берсе. Моңа бәйле рәвештә без үз бурычыбызны ачык күрәбез: бу халык вәкилләренең тормышы монда матур булсын. Моның өчен Татарстан халыклары Ассамблеясендә һәм Дуслык Йортында бөтен кирәкле шартлар тудырыла.
Бүгенге көндә Әзербайҗан милли-мәдәни автономиясенең Татарстанның дистәдән артык районында җирле оешмалары бар. Оешма җитәкчеләре, активистлары белән алып барган уртак эшебез нәтиҗәсендә без бердәм иҗат хәрәкәте булдырдык, һәм аның кысаларында күп кенә чаралар гамәлгә куелды».
Шулай ук чарада катнашучылар алдында әзербайҗаннарның региональ иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Бәһрам Мостафаев чыгыш ясады.
«Без, әзербайҗанлылар, Россия Федерациясе гражданнары өчен бүген үзенчәлекле көн. Дөньяда барган вакыйгаларга бәйле рәвештә, тарихи ватаныбызга еш кайта алмыйбыз. Ә бүген Ватаныбыз үзебезгә килде. Азәрбайҗаннар өчен келәм — ул бабаларыбызның гасырлар аша алып барган тел, тарих, мәдәният, гореф-гадәт. Һәм бүген бу тарих безнең алдыбызда».
Күргәзмә Әзербайҗан халкы мәдәниятенә чуму белән беррәттән, чорлар үрелешен күрергә мөмкинлек бирә, чөнки залда традицион келәмнәр генә тәкъдим ителмәгән. Мисалга, Әзербайҗан милли музее директоры Ширин Меликова хәзерге замандагы келәмнең әһәмияте турында сөйләде.
Хәзерге заман шартларында, еш кына гореф-гадәтләрне югалту һәм тарихны бозу турында фикерләр туа башлагач, мондый күргәзмә тамырларны искә алырга, дусларча халыкларның гореф-гадәтләрен өйрәнергә, тарихны сәнгать аша киңрәк карарга мөмкинлек бирә.
Казанда кунак булганда Әзербайҗан милли музее директоры Ширин Меликова Татарстанның Халыклар дуслыгы йортын килеп күрде.
Дуслык Йорты директоры урынбасары Анастасия Исаева үткәргән экскурсия барышында кунак Ассамблея һәм Дуслык Йорты барлыкка килү тарихы, аның эшчәнлеге, проектлар, иҗтимагый милли оешмалар һәм хакимият органнары белән үзара хезмәттәшлек турында танышты.
Кунаклар туган телне һәм республикада яшәүче халыкларның телләрен үстерү һәм аларга ярдәм итү, толерантлык өлкәсендә агарту эшчәнлеге, халык иҗатына ярдәм итү мәсьәләләренә аерым игътибар бирделәр.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге