(15 ноябрь 2019) Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры, Татарстан халыклары Ассамблеясе рәисе урынбасары Ирек Шәрипов «Фидәкарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнде.
Бүләкләү тантанасы Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында узган «Татарстан Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары советы утырышы кысаларында үтте. Ирек Шәриповка бүләкне ТР Дәүләт Советы рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.
Бу елның 13 нояберендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан имзаланган бүләкләү турындагы указда «Республикада дәүләт милли сәясәтен чынга ашыруга керткән зур өлеше һәм фидәкарь хезмәте өчен» дип язылган.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге