Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Ирек Шәрипов футбол чемпионатының татар милләте өчен файдасы турында сөйләде

Ирек Шәрипов футбол чемпионатының татар милләте өчен файдасы турында сөйләде

admin 30.06.2018

(30 июнь 2018) Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов футболның татар милләте өчен тәэсире турында сөйләде. Бу хакта сорауга ул чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә – IT-паркта җавап бирде.

0103

“Әлбәттә, бу уеннарның Казанда, Татарстанда узуы безнең милләтебезне башка шәһәрләргә, илләргә танытуга зур мөмкинлекләр бирә. Кызганыч, безнең халкыбыз, Казаныбыз, республика турында мәгълүмат бик чикләнгән. Татарларның башкаласы нинди була, халкының холык-фигыле нинди икән, нинди ризыкларны яраталар, кешеләр белән ничек аралашалар – аны китаптан укып белеп булмый. Турыдан-туры аралашу безнең өчен отышлы дип уйлыйм, чөнки татарлар үзләренең кунакчыллыгы, киң күңеллелеге, уен-көлке яратуы белән һәркемне үзенә карата ала. Казанга килгән һәркем безгә карата җылы хисләр белән китәчәк. Ачык, кунакчыл булырга кирәк. Безгә моңа өйрәнәсе юк, без болай да шундый”, — дип билгеләп узды.

Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев сүзләрен искә төшереп, ул: Безгә килгән кеше, һичшиксез, позитив белән китәчәк”, — диде.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: Татарстанда тагын бер Халыклар Дуслыгы йорты ачылачак
Далее: Казанда чит ил журналистларын кубыз белән таныштырдылар

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57