Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Ирек Шәрипов: «Һәрберебездә халкыбызның меңъеллык тарихы уелган»

Ирек Шәрипов: «Һәрберебездә халкыбызның меңъеллык тарихы уелган»

admin 19.03.2018

(19 март 2018) Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында «Россия – мөмкинлекләр иле» форумы катнашучыларының чит ил делегациясе булды. Яшьләр Оман, Латвия, Мисыр, Төрекмәнстан, Молдова һәм Әфганстан илләреннән иделәр. (ФОТО)

 

DSC_0327

Форум делегациясе Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты бинасы буенча экскурсиядә булдылар, соңыннан түгәрәк өстәлдә катнаштылар. Чарада ТР Дәүләт Советы депутаты, Халыклар Дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов та катнашты. Шулай ук кунакларны каршы алучылар арасында Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе җитәкчесе Тимур Кадыйров, Чит ил студентлары һәм аспирантлары ассоцияциясе җитәкчесе Энеша Ачилова, Казахстан, Үзбәкстан, Оман илләреннән килгән студентларның республикада җайлашуы белән шөгыльләнүче яшьләр оешмалары һәм милли-мәдәни автономияләр вәкилләре һәм башкалар бар иде.

«Россия – күпмилләтле ил. Биредә яшәүче күп төрле халыклар дәүләтне бүлүче инструмент булып түгел, ә аның көче нигезе булып тора, — дип сөйләде Ирек Шәрипов. – Халыклар Дуслыгы йорты – уникаль мәйдан. Биредә Татарстан Республикасын үз йорты дип санаучы 38 милләт вәкилләре үз эшчәнлеген алып барсын өчен бөтен уңайлыклар да тудырылган. Безнең ишекләр эшләәргә һәм үз мәдәниятын күрсәтергә теләгән һәркем өчен ачык».

«Һәрберебездә халкыбызның меңъеллык тарихы уелган. Үз үткәнеңнән, телеңнән баш тарту мөмкин түгел – бу бездән өстен көч. Шуңа күрә һәр милләт кешесенә хөрмәт белән карарга кирәк. Һәркемнең үз тарихы, аннан чыгып кешенең геннары, менталитеты формалаша. Үз чиратында аларны үзгәртеп булмый. Безгә хөрмәт итәргә, кабул итәргә кала», — дип өстәде ул.

Визит делегации форума «Россия – страна возможностей» (19.03.18)

Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе вәкилләре оешма җитәкчесе Тимур Кадыйров белән берлектә чит илдән килгән хезмәттәшләре белән әңгәмә корды, киләчәккә планнар белән уртаклашты. Мисалга, Гагаузиядән килгән (Молдова) Евгений Тукан төрки телле халыклар өчен уртак чаралар оештырырга тәкъдим итте. Әлеге чаралар төрле илдән килгән вәкилләр өчен дөньякүләм мәйданчыкларга әйләнергә мөмкиннәр. Үз чиратында Адриана Леонора Мартинкевица (Ладвия) Татарстанның мәгариф системасы, бигерәк тә төбәктәге татар һәм рус телләренең җайлашуы белән кызыксынды.

«В России люди любят и историю своего государства и народов, населяющих его, и одновременно с этим интересуются нововведения в обществе, совмещая новое и старое. Хотелось бы привезти эти идеи в свою родную страну, чтобы у нас был мир, а молодёжь могла развиваться», — поделился впечатлениями представитель Афганистана Махуз.

Белешмә. «Россия – мөмкинлекләр иле» форумы Мәскәүдә 13-16 март көннәрендә узды. Анда Россиянең 85 төбәгеннән 6 меңнән артык кеше катнашты. 35 төрле мәйданчыкта катнашучылар «Россия – мөмкинлекләр иле» ачык платформасына керүче проектларны карады.

Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: КФУ ректоры Илшат Гафуров: Татар телебезне сакларга кирəк
Далее: Татарстан халыклары Дуслык йорты мәдәният министрлыгы карамагына күчте

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57